Йолалар авылда саклана

Бакалы районының Камышлытамак авылында “Ак калфак” татар хатын-кызлар берләшмәсе Башкортстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасының чираттагы утырышы узды.
Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Русия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина һәм башкалар катнашты.
Камышлытамаклылар әлеге чарага зур әзерлек белән килүе күренеп тора. Кунакларны “Сәйлән” татар фольклор ансамбле үзләренең җырлары белән каршы алды. Аннары урындагы “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе, урындагы мәктәпнең татар теле укытучысы Фәридә Яппарова кунакларны халкыбызның үткәне белән бүгенгесе очрашкан сихри урынга сәяхәткә алып кереп китте. Татар халкы элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр килмәгән?! Боларның барысын да Камышлытамак авыл мәдәният йортында оештырылган күргәзмәдә күрергә, осталар белән якыннан танышырга, осталык серләренә өйрәнергә мөмкин булды. Залның бер ягы тулысынча ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырса, каршы якта авылның осталарына урын бирелгән иде. Нинди уңган халык яши бу якларда! Кулларыннан килмәгән эшләре юк, дигән фикергә килдем, күргәзмәне урап чыкканнан соң. Без бәләкәй вакытларда суны көянтә белән ташыгач, авылда кемнәр көянтә ясаганын белеп тора идек. Заманнар үзгәреп, дөньялар алга киткәч, хәзер су ташысы юк, көянтә ясаучылар да юктыр, дип уйлый идем. Бар икән ул алар! Шуларның берсе Камышлытамакта яши – Әхмәтгәрәй абый Мотыйгуллин. Үзе ул вакытында төрле өлкәләрдә: колхозда да, мәдәният йорты җитәкчесе булып та эшләгән. Ә агач эше белән гомере буе шөгыльләнә, бу сәләт аңа әтисеннән күчкән.
- Авыл баласының кулыннан килмәгән эше юк инде ул. Без дә кечкенәдән әткәйнең эшләвен күзәтеп, ярдәмләшеп үстек. Шуңа байтак эшләр балачактан таныш, бу елларда куллар шомарды гына, - ди Әхмәтгәрәй абзый.
Соңгы елларда гореф-гадәтләребез тергезелә: туйлар, каз өмәләре борынгы йолаларга нигезләнеп үткәрелә, ди оста. Шуңа көянтә сораучылар да күп икән. Хәтта фольклор коллективлар да мөрәҗәгать итә. Ләкин гади генә көянтәнә ясау өчен дә күпме көч һәм вакыт кирәк. Ярысы агачны сайларга, суда тотарга, бөгәргә, киптерергә, шомартырга – агач көянтә хәленә килсен өчен ярты еллап вакыт кирәк. Ләкин күңелгә якын эш ялкытмый инде ул. Өстәвенә, Әхмәтгәрәй абый мичләр дә сала, килен сандыклары да ясый, тәрәзә рамнарын да үз куллары белән челтәрләп бизи. Күргәзмәгә алып килгән эшләреннән дә агачны ничек буйсындыруы күренеп тора.
Сания Гарифуллинаның өстәлендә нинди генә калфаклар юк – берсенән-берсе күзнең явын алырлык. Ә бу эш белән ул 2018 елдан башлап, авылда “Ак калфак” оешмасы ачылгач шөгыльләнә башлаган. Бүген инде аның оста куллары аша 400дән артык калфак үткән, күбесен ул балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә, концертларда актив катнашучы кызларга бүләк итә, сатып алырга теләүчеләр дә аз түгел. Шулай ук Сания Сәмигулла кызын Илеш, Бакалы районнары авылларында узган мәдәни чараларга да калфак тегү буенча осталык дәресе үткәрүен сорап, еш чакыралар. Яшьләрнең, балаларның кызыксынуына сөенеп бетә алмый оста, шуңа чакыралар икән – канатланып очып бара. Әле күптән түгел генә үзенең тәҗрибәсен мәктәптә укучы кызлар белән дә уртаклашкан.
Тумышы белән Сания апа шәл бәйләүчеләре белән дан тоткан Стәрлебаш районыннан. Шуңа күргәзмәгә куелган шәлләрне кем бәйләде, дигән сорау биреп тә тормадым. Болай да билгеле бит инде. Ә йонны ул туган районыннан, үзенең сыйныфташыннан ала икән. Һәм кышкы озын кичләрдә кабарып торган шәлләрен бәйли.
Рәсем сәнгатенә гашыйк кешеләр дә бик күп. Айгөл Газизова сәйләннән картиналар тудырса, Рина Жулинская төсле буялар белән тылсымлы дөньяны тасвирлый. Гомумән, бәйләм бәйләүчеләр, чигү чигүчеләр дә бик күп монда. Бәйләм белән хәтта егетләр дә шөгыльләнә.
Шушы көннәрдә Камышлытамакта каз өмәсе үткән. Әлеге утырышка җыелучыларга шуның белән бәйле татар халкының байтак йолаларын күрсәттеләр. Мәсәлән, Мәснәви абый Мөхәммәтов май канатлары ясау буенча осталык дәресе үткәрде. Аңа да бу эш бәләкәйдән таныш. “Улым, коймак майларга тиз генә канат урап бир әле дисәләр, минем өчен шундый шатык, ул вакытта бик зур эш кебек тоела иде”, - дип Мәснәви абый. Хәзер инде ул канатларны бөтенләй башкача, матурлап бәйли. Бер май канаты өчен 16-18 каурый кирәк икән. Күпләп каз асрагач, мондый “байлык” аларда җитәрлек. Шуңа май канатларын алар елның-елы күпләп ясап, дусларына, туганнарына, таныш-белешләренә бүләк итеп таратып чыгалар.
Каз мае белән майланган коймак әзерләнде. Бу якларда тагын бер күркәм йола яши – туйларга казны “киендереп”, бизәп алып баралар икән.
Чараның икенче өлеше дә эчтәлекле булды. Тамаша залы халык белән тулы иде. Авыл биләмәсе башлыгы Илшат Раянов җыелучыларны сәламләп, урындагы халыкның яшәеше белән таныштырып үтте, башкарылган эшләр турында сөйләде. Башкортстан татарлары конгрессының Бакалы районы бүлекчәсе рәисе Илнур Гыйззәтуллин райондагы барлык чараларны “Ак калфак” оешмасы, мәдәният йортлары, китапханәләр белән берлектә оештырулары хакында сөйләде. Киләчәктә милли чараларга күбрәк халыкны җәлеп итү нияте белән яналар. Кунакларның чыгышлары да хис-тойгыларга бай булды. Марс Тукаев киләчәктә дә ике тугандаш республикалар - Башкортстан белән Татарстан, ике тугандаш халык лар арасында дуслык җепләре нык булсын, юлга тузан төшерми, аралашып яшәргә язсын, дигән теләген җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды. Татар телен, мәдәниятен саклау юнәлешендә эшләүче бер төркем активистлар Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина кулыннан Рәхмәт хатлары алды.
Соңыннан кунаклар игътибарына Нәҗип Асанбаевның “Тимергали картның кияве” дигән пьессасы буенча әзерләнгән спектакль тәкъдим ителде.
Мондый бәйрәмнәр телебезне, мәдәниятебезне саклап калуда зур өлеш кертә, шуңа аларны һәр авылда уздырырга кирәк, дигән теләктә кайттык.
Фото: Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.