Җиргән җире күренекле якташын онытмый

Мәләвез районының Җиргән авылында шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Дәрдмәндгә багышланган чара узды.
Анда Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, аның урынбасары Зәлия Ахунова, башка җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

Конгрессның урындагы бүлеге җитәкчесе Лилия Камалова белдерүенчә, чара Дәрдмәнднең туган көненә багышланган. Ул Җиргән авылы активистлары тарафыннан оештырылган. Әдәби-музыкаль композициядә авыл эшчәннәре, балалар катнашкан. Шулай ук, Дәрдмәнднең шигырьләрен укыганнар, моңлы татар җырлары, дәртле биюләре башкарылган. Атап әйткәндә, районның "Рәйхан" халык вокал ансамбле, Федоровка районыннан "Умырзая" вокал ансамбле чыгыш ясаган.

- Шунысы куанычлы, чарада үзебезнең Җиргән авылы мәктәбе укучыларыннан тыш, Мәләвезнең татар телен укытылучы 4нче һәм 6нчы мәктәпләре укытучылары һәм укучылары да булды. Балалар төбәктән чыккан күренекле шәхесләрне белергә тиеш. Моннан тыш, аларның телне өйрәнеп, җырларыбызны тыңлап үсүен телибез. Аларга чара ошады, бик игътибар белән тыңлап утырдылар, - диде Лилия Камалова.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-12-03/irg-n-ire-k-renekle-yakt...