Узган елга рәхмәт әйтеп, яңасына аяк басабыз

Менә тагын бер ел ахырына якынлашты. Елның бу чорында, гадәттә, һәр тармакта, һәр оешмада үткән елга йомгак ясыйлар, уңыш-казанышларны барлыйлар, шуларга карап, тагын бер елга максатлар билгелиләр.
“Башкортстан татарлары конгрессы” Төбәк иҗтимагый оешмасы өчен узып баручы ел чагу вакыйгалар, күркәм чаралар, җылы очрашулар, күләмле эшләр белән истәлекле булды.
Иң зур вакыйгаларның берсе – Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Конгрессның 25 еллыгына багышланган Съезд узды. Әлбәттә, зур чара уңаеннан бик күп әзерлек эшләре башкарылды. Катлаулы чор булуга карамастан, Башкортстан татарлары конгрессының барлык бүлекчәләре конференцияләр үткәреп, узган чорга йомгак ясады, алга таба эшләү өчен яңа бурычлар билгеләде.
Уфа шәһәрендә тагын бер бүлекчәбез барлыкка килүе хакында да әйтми мөмкин түгел. Башкалабызда яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче оешманың җитәкчесе итеп җәмәгать эшлеклесе, “Роксана” радиосы дикторы Зәлия Ахунова билгеләнде.
Гомумән, елның соңгы кварталында башкарылган эшләр турында горурланып сөйли алабыз. Эшне актив һәм нәтиҗәле алып барырга Съездның йогынтысы да тигәндер, күрәсең. Аннан алган тэссоратлар бүлекчәләребезгә тагын да активлашырга этәргеч бирде. Алар тарафыннан үткәрелгән күләмле чаралар шул хакта сөйли. Күбесендә Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Хәкимов үзе дә катнашты. Әйткәндәй, Съезд вакытында Милли Шура төзү турында тәкъдим яңгыраган иде. Аның составына оешма җитәкчеләреннән тыш, аксакалларны - милли хәрәкәттә дистә еллар дәвамында хезмәт иткән кешеләрне һәм бигрәк тә дин әһелләрен кертергә кирәк, дип билгеләнде. Бу уңадан Заһир Әхсән улы күптән түгел Салават шәһәрендә дин әһелләре белән узган очрашуда шушы мәсьәләне күтәрде. Гомумән, Заһир Әхсән улы барлык бүлекчәләрнең җитәкчеләренә дә эшчәнлекне дин әһелләре белән бергә алып барырга тәкъдим итте. Милләтне саклауда Ислам диненең көче бик бик зур. Гомумән, дин һәм милләт – татарның ике канаты ул. Шуңа дин әһелләре белән кулга-кул тотынып эшләү телебезне саклауда бик нәтиҗәле булачак, дип билгеләде ул.
Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк, диләр бит. Шуңа милләтебезнең горурлыгы булган шәхесләргә, аларның иҗатына багышланган чаралар һәр җирлектә үткәрелеп тора. Аларның һәрберсендә балаларны катнаштырып, телебезгә, мәдәниятебезгә сөю һәм хөрмәт тәрбияләү – мөһим бурычларыбызның берсе. Мәсәлән, Мәләвез шәһәрендә танылган шагыйрь татар классигы, меценат, жәмәгать эшлеклесе Дәрдмәнд, Закир Рәмиевка багышланган әдәби музыкаль кичә шундыйлардан булды. Конгрессның Мәләвез районы бүлекчәсе һәм татар теле укытучылары белән берлектә оештырылган “Серле алма” дип исемләнгән Яңа ел тамашасы да бик файдалы һәм кызыклы булып, балаларга онытылмас тәэссоратлар бүләк итте.
Бүздәк районында мәктәп укучылары арасында туган телебезгә, туган илебезгә сөю хисе уяту максатын күз уңында тотып оештырылган шигърият бәйгесе дә үз телендә сөйләшкән, үз телен өзелеп яраткан һәм бик сәләтле, иҗади карашлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирде.
Декабрь башында Башкортстан татарлары конгрессы активы тагын бер зур җыелыш үткәрде – Башкарма комитеты Идарәсенең утырышы узды. Анда эшне оештыру мәсьәләләре каралды, Съездда күтәрелгән мәсьәләләр, кабул ителгән резолюция һәм караларны тормышка ашыру өчен нинди юнәлештә эшләргә кирәклеге тикшерелде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Идарә яңа кешеләр белән тулыланды. Анда үз һөнәрләрен яхшы белгән, татар дөньясында ныклы урын биләгән һәм милләтебез өчен янып-көеп яшәүче һәм җиң сызганып эшләргә әзер булган төрле өлкә вәкилләре керде.
Әле шушы көннәрдә генә Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитетының Салават шәһәре бүлекчәсенең йомгаклау җыелышы узды. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре, Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән, Җиргәнннән шәрәфле кунаклар катнашты.
Гомумән, декабрь аенда гына Конгрессның район-шәһәр бүлекчәләре бик күп күләмле чаралар үткәрде. Аларның һәрберсе турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә урнаштырыла барылды.
Чынлап та, башкарылган эшләр бик күп, әмма алда тагын да яңа бурычлар һәм яңа планнар көтә. Бергә булсак, бердәм булсак, барлык максатларыбыз, уй-ниятләребез тормышка ашар!