Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Әхсән улы Хәкимовның Яңа ел котлавы

“Хөрмәтле милләттәшләр!
«Башкортстан татарлары конгрессы» Төбәк иҗтимагый оешмасы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне якынлашып килүче 2023 ел белән кайнар котлыйм.
Бусагада – яңа 2023 ел. Без бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалтулар булган узган елны искә төшерәбез. Ул җиңелдән булмаса да, бик күп эшләр башкардык, халкыбызны берләштерүгә юнәлтелгән бихисап чаралар оештырдык, байтак уй-ниятләребезне тормышка ашыра алдык. Бу уңайдан фидакарьлек, зур тырышлык күрсәтеп, милләтебез киләчәге өчен янып-көеп эшләүчеләрнең һәммәсенә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.
Узып баручы елга рәхмәтле булып, яңасына аяк басабыз. Алда безне тагын да мөһим эшләр көтә. Бергә булып, бердәм булып, милләтебез алдында торган зур бурычларны, билгеләнгән планнарыбызны, уй-максатларыбызны тормышка ашыра алырбыз, дип ышанам.
2023 ел барыбызга да ныклы сәламәтлек, түземлек-сабырлык бирсен, армый-талмый эшләргә насыйп итсен! Гаиләләребезгә, туганнарыбызга, дин кардәшләребезгә – һәр татар кешесенә яңа еллар мөбарәк, игелекле булсын, һәммәбезгә шатлык-сөенечләр алып килсен.
Рухыбыз нык, өстәлләребез мул, илләребез тыныч һәм имин булсын!
Яңа ел белән, дуслар!
Зур ихтирам белән Башкортстан татарлары конгрессы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов.”