Вәкил Шәйхетдиновның күргәзмәсенә рәхим итегез!

Башкортстанда яшәп иҗат итүче рәссам, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, татар “Нур” театры мозаикасының авторы Вәкил Шәйхетдиновның шәхси күргәзмәсенә рәхим итегез!
Вәкил Гыйлем улының эшләрен Башкортстан Республикасы Милли музеенда (Уфа шәһәре, Совет урамы, 14) күрә аласыз. Күргәзмә 20 гыйнварга кадәр эшли.