Зур сәхнәләрне яула, Марат!

Марат Әхмәтҗанов Кандра 2нче мәктәбенең 7нче сыйныфында укый. Авылыбызда, район һәм республика күлә­мендә нинди генә мәдәни чара үтмәсен, аның катнашмый калганы юк.
Сәләтле малай 7 яшендә үк Уфада “Сулпылар” республика бәйгесендә катнашты. Бүгенге көндә матур күрсәткечләре бар Маратның: “Милли моң” мөнәҗәтләр фес­тивалендә – 1нче урын, “Туган тел” республика конкурсының “Үзешчән башкаручылар” номи­нациясендә (Казан) – 1нче дәрәҗә лауреат, быел “Сулпылар”да – 1нче урын, Халыкара “Балачак” вокал конкурс-фестивалендә – 2нче дәрәҗә лауреат, “Апрель” республика конкурсында җиңүче исемен яулады, “Озын көй” бәйгесендә (Туймазы) 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Саллы бәйгеләрдә җиңүләрен исәпкә алып, 2020 елда ул район башлыгы стипендиаты булса, соңгы ике елда республика Башлыгы стипендиясенә лаек булды. Боларның барына да ничек өлгерә, дисездер. Әле ул авылдагы Физкультура-сәламәтләндерү комплексына йөрергә дә вакыт таба. Өстәл теннисы, баскетбол белән шөгыльләнә, командалары (тренеры – Илгиз Кунафин) белән Уфа шәһәрендә узган ярышларда катнашып, призлы урыннар яулап кайталар. Мәктәптә дә тик “4ле”, “5ле” билгеләренә генә өлгәшә, бу уку елын исә тик “5ле”гә генә тәмамларга исәбе аның.

– Бик тырыш, өметле, уңган һәм максатчан бала. Үз тормышын киләчәктә музыка белән бәйләр дигән өметтәмен. Иҗат өлкәсендә, спорттагы кебек үк, тукталып калырга ярамый, киресенчә, чараларда, бәйгеләрдә һәрдаим катнашып, үсәргә кирәк. Болар киләчәк өчен фундамент була, – ди остазы, музыка мәктәбе укытучысы Алия Закирова.
Аның сүзләре белән Маратның хыялы аваздаш. “Көзге каршында торганда, я сәхнәдә җырлаганда үземне гел артист итеп күрәм”, – дип тиккә генә әйтмидер ич! Моның өчен аңа барлык шартлар да тудырылган. Остазы тавышны куярга да, үзен сәхнәдә тотарга да өйрәтә аны. Әтисе Илдар Килдияр улы, әнисе Илмира Рәис кызы улларының сәләтен үстерер өчен барысын да эшли, тырыша. Өйдә синтезатор, баян, гитара бар. Гаилә белән табигать кочагында ял итәргә, мәшһүр җырчыларның концертларына йөрергә, йөзәргә, балык тотарга, чаңгы шуарга, кино карарга, Уфага хоккей карарга барырга да ярата алар. Сеңлесе Лиана белән кунак килгәндә, кичләрен ял иткәндә концертлар куя икән алар. Малай кеше буларак, әтисеннән көнкүрештә кирәк ир-егет эшенә кечкенәдән өйрәнә тора. Дәү әнисе Гадилә апа да оныгының уңышларына сөенеп туялмый. Аның тыңлаучанлыгы, өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелеге, кайда барса да, дуслары күп булуы белән горурлана ул.
Яшь талантка киләчәктә дә уңышлар телик.

Әлфия Шәйхлисламова.
Туймазы районы, Кандра авылы.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iskra/2023-01-05/zur-s-hn-l-rne-yaula-marat...