Дим бистәсендә – Яңа ел кичәсе

Башкортстан татарлары конгрессының Уфа шәһәре бүлекчәсе яңа елны күркәм чара белән башлап җибәрде.
Ачык һавада, кар һәм боздан ясалган фигуралар белән бизәлгән, купшы чыршы утырган мәйданда – Дим бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында балалар да, өлкәннәр дә бәйрәмчә ял итте.
“Яңа ел дусларын җыя” бәйрәмен хакимият белән берлектә Башкортстан татарларны конгрессы Башкарма комитеты әгъзәсе Рәмилә Әмир кызы Әхтәмова оештырды.
Чарада шулай ук Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары Флера Шәрипова һәм Рамиль Чурагулов та катнашып, җыелучыларны иҗатлары белән шатландырдылар.
Лилия Латыпова-Хәмитова, Эльза Абсаттарова, Лилия Рәсүлева башкаруындагы җырлар бәйрәмгә тагы да ямь өстәд. Чараны Карсылу – Ләйсән Хакимова бик оста итеп алып барды.
Яңа елны бик матур итеп башлап җибәрдек, ел буе шулай дәвам итсен иде!