Коръән укучылар көч сынашты

Көннең шактый салкын булуына карамастан, Кырмыскалы районының Олыкүл авылындагы “Зөләйха” мәдрәсәсенә олылар да, балалар да ашкынып килде – биредә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды.

“Нургали” мәчете имам-хатыйбы Әлфәрит хаҗи Ширгазин тарафыннан мондый бәйге тәү тапкыр гына оештырылмый. Берничә ел элек ул аеруча зурлап үткәрелгән иде. Киләчәктә мондый чараны өч айга бер тапкыр уздырырга ниятлиләр. Ә бу юлы Рәгаиб кичәсе - Пәйгамбәребезнең әтисе Габдуллаһ белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көненә багышлап оештырылган бәйгедә, башлыча, “Зөләйха” мәдрәсәсендә белем алучылар, шулай ук башка авыллардан килүчеләр дә катнашты. Мәдрәсә укытучысы Марат хәзрәт Бүләковның шәкертләре авылда узган төрле дини бәйрәмнәрне дә үзләренең чыгышлары белән бизи. Ә бу көнне алар бер-берсе белән көч сынашты, белем дәрәҗәләрен күрсәтте.

Әйе, дин нигезләрен, Коръәнне өйрәнү өчен бүген мөмкинлекләр бик зур. Марат хәзрәт балалар һәм өлкәннәр белән бик теләп шөгыльләнә. Заман технологияләре дә ярдәмгә килә – күпләр белән дәресләрне онлайн үткәрсә, балалар белән эшләү өчен хәзер Олыкүл авылында мәдрәсә бар. Мондый бүләкне авылдашларына Рәсимә апа Фәвәрисова (Галләмова) ясады – узган елда үзенең өч бүлмәле фатирын, дини гыйлемнәрне өйрәнү мөмкинлеге булган мәдрәсә итеп, "Нургали" мәчете карамагына тапшырды. Шуңа имам-хатыйп, Коръән укучылар бәйгесен ачып, тәүге сүзне Рәсимә Мөхәммәтзакир кызына бирде. Ул, үз чиратында, балаларга бик яхшы үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде һәм бәйгедә һәрберсенә уңышлар теләде.

Марат хәзрәт Бүләков Ходай Тәгалә тарафыннан шундый сәләтле балалар белән эшләү мөмкинлеге бирелүенә сөенеп яши. Менә бит аз гына вакыт эчендә балалар бик күп нәрсәгә өйрәнгән, күпме белем туплаган, рәхәтләнеп гарәпчә укыйлар. Дәресләр ял көннәрендә, ә каникул чорында көн саен үткәрелә. Балаларны чыгышларын тыңлап, өлкән-апа абыйлар сокланып утырды, ә мәртәбәле жюри составында “Нургали” мәчете имам-хатыйбы Әлфәрит хәзрәт Ширгазин, Марат хәзрәт Бүләков, Кырмыскалыдан Мөхәммәтҗан хәзрәт Мөхәммәтъяров катнашучыларның чыгышларын бик җитди бәһаләделәр: яттан һәм карап укыганда һәркемнең тәҗвидне ничек үтәвенә, мәкаменә, үз-үзен тотышына да игътибар иттеләр.

Бәйге ике өлештән торды. Беренчесендә кызлар һәм малайлар ике минут сүрәләр укыганнан соң, тәҗвид кагыйдәләрен аңлатып китәргә тиеш иде. Ә икенче өлешендә Коръәннең соңгы ун сурәсен яттан сөйләп ишеттерделәр.

Балалар чын мөселман гаиләләрендә тәрбияләнә. Байтак сүрәләрне алар әти-әниләреннән, нәнәй-картәтиләреннән өйрәнгән. Мәсәлән, 9 яшьлек Рәсүл Вәлитовка тәүге дини белем орлыкларын картәтисе салган. Ә бу мәдрәсәгә ул күршесендә яшәүче ападан ишетеп, аның киңәше буенча килгән. Иң мөһиме - биредә шөгыльләнү аңа бик ошый. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә кермәгәч, бераз елап та алды. Ләкин бу аның җиңүгә омтылышы никадәр көчле булуын гына күрсәтә.

Абыйлы-энеле Латыйповлар ныклы әзерлек белән килгән. Шулай, 11 яшьлек Самат Коръәнне дөрес итеп укып, беренче урынга лаек булды. Ә Мөхәммәт бик күп сурәләрне ялгышмый яттан сөйләп ишеттерде һәм икенче урын алды. Бу категориядә беренче урынга Әминә Хөсәенова чыкты. Әйткәндәй, мәдрәсәгә ул апасы белән йөри, 12 яшьлек Аиша гарәп телен яхшы үзләштергән – Коръәнне барлык кагыйдәләргә туры китереп укуда өченчелекне алды. Ә менә Әмирә Абилева ике категориядә дә уңышлы чыгыш ясады. “Коръән-Хафиз” бәйгесендә Гран-Прига Кырмыскалы авылыннан 12 яшьлек Мәгъсум Мөхәммәтъяров лаек булды.

Җиңүчеләргә дә, конкурста катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедән соң барысы да сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын артына җыелды.

Республика һәм Бөтенрусия Коръән укучылар бәйгеләрендә катнашу өчен районның җыелма командасына иң көчле балаларны туплау, халыкны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү, Ислам диненең әхлакый кыйммәтләрен халык арасында популярлаштыру максатыннан оештырылган бәйге бик күркәм килеп чыкты. Аннан оештыручылар да, катнашучылар да, килгән кунаклар да канәгать булып таралышты.

Фото: Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.