“Бер-беребез белән ихлас булырга кирәк!”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиллеге офисында әһәмиятле “түгәрәк өстәл” үтте. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучылар Рәфис Корбан, Булат Ибраһим, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Марс Тукаев Башкортстанда татар телендә иҗат итүчеләр белән очрашты.
Ркаил Зәйдулла билгеләвенчә, ике республика арасындагы дуслыкны, иҗади элемтәләрне ныгыту мөһим.
—Башкортстанга килүебезнең төп сәбәбе — биредәге язучыларга игътибарны арттыру. Киләчәктә элемтәләр тагын да ныгыр, дип ышанам. Тугандаш республикаларның, халыкларның дус булып, аралашып, хезмәттәшлек итеп яшәве бик кирәк. Аеруча бүгенге заманда, — диде ул.

Ркаил Зәйдулла берлекләрендә башкарылган эшләр турында сөйләп китте. Татарстан Язучылар берлеге бинасына ремонт ясалган, Тәрҗемә үзәге эшли башлаган. Кунаклар билгеләвенчә, соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге зур әдәби конкурслар оештыра, аларның приз фонды 9 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Конкурс быел да бара. Беренче урын өчен, мәсәлән, 500 мең сум премия каралган.

Факил Сафин "Мәйдан" журналы белән хезмәттәшлек итүче Башкортстан әдипләренә Илдар Юзеев премиясе бирелүе хакында сөйләде. Моңа кадәр аңа Марат Кәбиров, Лилия Сәгыйдуллина, Закир Әкбәров, Дилбәр Булатова лаек булганнар. Премиянең иганәчесе — эшкуар Фәнир Галимов. Үткән елда Факил Сафинның Башкортстан "Китап" нәшриятының "Кардәшлек киштәсе"ндә "Сер" китабы чыккан.

Рәфис Корбан үз чыгышында "Казан утлары"нда нәшер ителүче кесә китаплары сериясенә аерым тукталып үтте. Шундый 17 китап дөнья күргән. Алар арасында Башкортстан авторлары да бар — Хисаметдин Исмәгыйлев, Айгиз Баймөхәммәтов, Марат Кәбиров, Аида Хәйретдинова, Дилбәр Булатова, Кәрим Кара.

Киләсе айдан “Казан утлары”нда яңа конкурс башлана, ул укытучылар, остазлар темасына багышланачак. "Мәйдан" журналында да яңа бәйге оештырылачак. Татарстан кунаклары Башкортстандагы каләмдәшләрен анда актив катнашырга чакырды.

Башкортстаннан Мөнир Вафин, Дилбәр Булатова, Халисә Мөдәррисова һәм башкалар чыгыш ясады. Язучылар кунакларга рәхмәт тә белдерде, кайбер проблемалар барлыгын да ишеттерде. Мәсәлән, китап чыгаруда. Язучылар берлегендә торган кешенең биш елга бер дәүләт нәшриятында китап чыгарырга хокукы бар дип саналса да, моңа һәркем ирешә алмый. Китабы чыкканын күп еллар көтүчеләр дә бар.

Гомумән, “түгәрәк өстәл”дә күп мәсьәләләр күтәрелде, кызыклы фикерләр яңгырады. Язучылар мондый очрашуларның кирәклеген билгеләде һәм киләчәктә аларны даими дәвам итәргә сүз куешты.

Автор:Ләйсән Якупова\
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-01-11/ber-berebez-bel-n-ihlas-...