Туган тел буенча олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр

Уфада туган (татар, чуваш, мари, удмурт) телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде.
Гыйнвар салкыннарына карамастан, белем үрләрен кыю яулаучы кызлар һәм егетләр Уфага җыелды. Билгеле булуынча, 12-13 гыйнварда Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында узган туган телләр һәм әдәбиятлар буенча республика олимпиадасында гомуми белем бирү оешмаларының 9-11нче сыйныф укучылары көч сынашты. Олимпиада туган тел һәм әдәбиятыннан тирән белемле, сәләтле, талантлы укучыларны ачыклау, туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә тотрыклы кызыксыну формалаштыру, үсеп килүче буында ана теленә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан ел саен үткәрелә.
Быел олимпиаданың республика этабында 190 укучы белемен сынады, шуларның 94е – татар теле һәм әдәбияты буенча. Бәйгедә катнашучылар викторина сорауларына җавап бирде, тәкъдим ителгән тема буенча диалогларда катнашты, яттан шигырь сөйләде.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында 6 җиңүче, 25 призлы урын билгеләнде. Алар арасыннан Уфаның 4 нче мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Артур Ахунов (укытучысы — Лилия Кәримова), Уфаның 65нче Татар гимназиясеннән 10нчы сыйныф укучысы Илдан Кәлимуллин (укытучысы — Лилия Фаткуллина), Федоровка районы Денискино авылы мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Ангелина Абдюшева һәм 11нче сыйныф укучысы Ләйсән Сәйфуллина (укытучылары — Гөлнар Сәйфуллина), Туймазы 1нче интернат- мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Эльзана Бәдретдинова (укытучысы —Зинфира Нурисламова), Бүздәк районының Бүздәк 1нче мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Румиль Фәйзуллин (укытучысы — Зилә Мостафина) җиӊү яуладылар.
Уфаның 4нче мәктәбендә 11нче сыйныфта укучы Артур Ахуновның уңышлары белән остазы, Русиянең атказанган укытучысы Лилия Кәримова бик горурлана. Тырыш егет татар теле һәм әдәбияты буенча район һәм шәһәр олимпиадасында беренче урын яулаган иде. Бәйгенең республика этабында да Артур сынатмады, югары нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңүче булды. Ул мәктәптәге КВН командасының капитаны да әле. Аның җитәкчелегендәге команда быел “Шаяниум” шаяннар һәм тапкырлар конкурсында беренчелекне беркемгә дә бирмәгән.
— Артур 1нче сыйныфтан татар теле дәресләренә бик теләп йөри. Бәйгеләрдә, төрле чараларда катнаша. Укучымның олимпиадада җиңүенә ышанычым зур иде. Туган телен хөрмәт итүче, яратучы бала беркайда да югалып калмаячак. Аңа киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын! — ди Лилия Галинур кызы.
Җиңүчеләргә һәм призерларга Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм иҗтимагый оешмалардан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләрне һәм призерларны, аларның укытучыларын уңышлары белән ихлас котлыйбыз!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/2023-01-13/tugan-telne-yahshy-bel-che...