Нефтекама укытучылары киңәш корды

Гыйнвар аенда татар теле укытучылары мәгариф системасының иң актуаль сораулары турында сөйләшү өчен очраштылар.
Методик берләшмәнең эше белем бирү сыйфатын, Инновацияләрнең нәтиҗәлелеген күмәк эзләү һәм тикшерү, педагогик эшчәнлекнең иң яхшы традицион һәм яңа үрнәкләрен эшкәртү һәм гамәлгә кертү, үзара һөнәри аралашу, тәҗрибә алмашу, белем бирү эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләүгә карата бердәм алымнар, критерийлар, нормалар һәм таләпләр уйлап табуга юнәлтелгән иде.
2нче мәктәпнең туган тел укытучысы Шәфыйкова Алия Ринат кызы "Функциональ грамоталык" темасы буенча осталык дәресе күрсәтте.