Тизрәк әйләнеп кайтыгыз!

Кырмыскалы районының Кабак авыл биләмәсе хакимияте, мәдәният йорты коллективлары, хатын-кызлар советы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының урындагы бүлекчәсе әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән "Тизрәк әйләнеп кайтыгыз!” дигән хәйрия акциясе оештырды.
Илебез өчен авыр вакытларда беркем дә читтә калмый. Кем – җылы сүз, кем – җылы киемнәр, кем акчалата булыша. Егетләребез еракта да туган өй җылысын тойсыннар өчен хатын-кызлар үз өлешен кертергә тырыша – җылы оекбаш-бияләй бәйлиләр, милли ризыклар әзерлиләр.
Менә Кабак авылы хатын-кызлары да шушы көннәрдә Лилия һәм Наил Гобәйдуллиннар йортына җыелышып, токмач кистеләр.
- Мондый идеяне барыбыз да күңелендә йөрткән икән. Егетләргә туган йорт җылысы җибәрәсе килде. Мондый чара үткәрүне авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов та хуплап алды һәм безгә бар яклап ярдәм күрсәтте, - ди “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Халисә Әхмәтшина.
Гобәйдуллинар гаиләсе дә изге эшне үткәрү өчен ныклы әзерләнгән, йортларында камыр басу, җәю һәм токмачны кисү өчен барлык шартлар булдырган. Шуңа эшне уңган хатын-кызлар бик тиз башкарып чыкты.
Эш арасында җырлашып, моңланып та алганнар. “Тизрәк әйләнеп кайтыгыз!” җырын әлеге акциянең гимны итеп юкка гына сайламаган гүзәл затлар: егетләр биргән вәгъдәләр хакына тизрәк исән-имин әйләнеп кайтсын, юлларында фәрештәләр саклап йөртсен. Бу көнне хатын-кызларның һәрберсе эшне шундый теләк белән башкарды, һәрбер токмач изге теләк белән киселде. Иң мөһиме – аларның теләкләре Ходай Тәгаләнең “Амин” дигән чагына туры килеп, егетләребез тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтсын иде!
Әлеге вакытта тәүге партияне киптереп, тартмаларга тутырып, җибәрергә әзерләп тә куйганнар. Мондый акцияне Кабак авылында яшәүчеләр тагын да оештырырга ниятли. Әйткәндәй, Ватан сакчыларына йөрәк җылысын җиткерүгә һәркем кушыла ала. Әниләр, апалар, кызлар үз куллары белән камыр басып кискән токмачтан пешкән ашлар якташларыбызга һәм барлык солдатларга туган йортларын, якыннарын искә төшереп, рухларын күтәреп, күңелләрен җылытып җибәрер, дип ышанасы килә.
Фото: Руфина Әхмәдиева.