Даян Мурзинның батырлыгы бөек һәм мәңгелек

Легендар разведчик, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия герое, Чехия һәм Словакиянең 16 шәһәренең шәрәфле шәхесе, данлыклы "кара генерал" Даян Мурзинның тууына 102 яшь тулу уңаеннан аның исемен йөрткән Кушнаренко күппрофильле колледжында фәнни-гамәли конференция узды.
Конференция башланыр алдыннан колледж биләмәсендә тантаналы митинг узды, аның барышында кунаклар Даян Мурзинның һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чарада Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов та катнашты һәм чыгыш ясады.
- Бу легендар шәхес белән якыннан аралашу мөмкинлеге биргән өчен язмышыма рәхмәтлемен. Рәсми чараларда очрашулардан тыш, без аның йортында булып, “РУСИЯ ПАТРИОТЛАРЫ” һәм “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” оешмалары исеменнән төрле бәйрәмнәр, шул исәптән Җиңү көне белән дә котлый идек, - диде Заһир Әхсән улы.
Шулай ук чыгышында бөек шәхеснең исемен мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәренең тормышка ашуын да билгеләде, шуның нәтиҗәсендә Уфа шәһәрендә Даян Мурзинга һәйкәл барлыкка килде.
- Бу юнәлештәге эшләр киләчәктә дә дәвами итәчәк. Яшь буын Илебез тарихын, Бөек Ватан сугышы елларында һәм бүген дә аның азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең исемнәрен белергә тиеш. Илебез тарихын яңадан язучыларга юл куймаячакбыз, - дип ассызыклады Заһир Әхсән улы.
Шулай ук конференцияне оештыручыларга рәхмәтен җиткереп, чыгыш ясаучыларга Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.