Мәдәният буенча комиссия киңәш корды

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитетының мәдәният буенча комиссиясе җыелышы узды.
Җыелышта Конгрессның Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Дәүләт җыелыш-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, аның урынбасары Зәлия Ахунова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әдәби-драматик бүлеге мөдире Гөлнур Заһидуллина, реклама-мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина, “Туган Тел” телеканалының чыгарылыш мөхәррире Дилә Мөхәррәмова, автор-башкаручы, композитор Флера Шәрипова, Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин, автор-башкаручы, журналист Гөлфия Шәвәлиева катнаштылар.
Чал тарихыбызның чын бөеклеген күрсәтү, милли-мәдәни хәзинәләребезнең кыйммәтен үстерү өчен зур тырышлык салучы кешеләрдән торган команда республикабызда февраль аена билгеләнгән мәдәни чаралар һәм «Татар кызы» проекты турында фикер алышты. ⁣⁣⠀
Милли рухлы, акыллы, сөйкемле, бай күңелле татар кызларын халыкка күрсәтү, милли традицияләрне саклап калу, гореф-гадәтләрне яңарту нияте белән «Татар кызы» проектын башлап җибәрергә дигән карага килде Башкарма комитет әгъзалары. Әлеге күләмле бәйгенең финалы апрель азагында Уфа шәһәрендә узачак.
Иркенләп аралашу өчен бар яктан да уңайлы булган конференц-зал өчен Бөтендөнья татар конгрессының Башкорстандагы вәкиллегенә рәхмәтебезне белдерәбез.
Фото: Зәлия Ахунова.