Буыннар чылбыры өзелмәс!

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында үткән “Буыннар сабагы” фестиваль-конкур¬сы “Педагог һәм остаз елы”на багышланды.
Фестиваль-конкурста белем бирү системасының өч баскычыннан торган командалар катнаша: укытучы-остаз, белем бирү оешмасында – урта мәктәптә яки колледжда укучы, югары уку йортының татар бүлегендә белем алучы студент. Быел катнашучылар Бүздәк, Дүртөйле, Авыргазы, Миякә районнарыннан килгән иде.

“Буыннар сабагы” ике турда уза. Беренче тур дистанцион рәвештә үткәрелә, анда татар телен, халыкның милли-мәдәни традицияләрен саклау, өйрәнү, патриотик тәрбия бирү буенча укытучы-остазның укыту-тәрбия, фәнни-методик, тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында 10 минутка кадәр видеоролик әзерләнә һәм “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Буыннар сабагы” төркемендә урнаштырыла.
Студентлар һәм укучылар, татар телендә бирелгән темаларның берсен сайлап, эссе язалар. Читтән торып уздырылган тур нәтиҗәләре буенча жюри фестиваль-конкурсның икенче этабында катнашу өчен 5 команда (барлыгы – 15 катнашучы) сайлап ала. Оештыручылар әйтүенчә, быел сайлап алу турына уннан артык гариза килгән булган.
Чара тантаналы шартларда ачылганнан соң, һәр команда үзенең визит карточкасы белән чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, конкурсның бу өлешенә катнашучылар иҗади карап, үзләренең ниләр белән шөгыльләнгәнен сөйләде, сәләтләрен күрсәтте.
Аннан соң катнашучылар “Педагогик традицияләрнең күчәкилүчәнлеген һәм татар телен һәм әдәбиятын укытуда прогрессив практика” дигән “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүгә утырды. Аның модераторы Стәрлетамак шәһәренең күппрофильле 23нче полилингваль мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Галиева булды. “Түгәрәк өстәл” артында командаларның барлык әгъзалары да яңгыраган сорауларга кызыклы җаваплар бирде, үз тәкъдимнәрен җиткерде, ниндидер мәсьәләләрнең чишелеш юлын да эзләргә тырышты.
Беркемне дә битараф калдырмаган җанлы сөйләшүдән соң укытучы-остазлар Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы студентлары каршында осталык дәресләре күрсәтсә, укучылар һәм студентлар фәнни-тикшеренү проектларын яклады.
Оештыручылар әйтүенчә, әлеге конкурс дәрәҗәсе елдан-ел арта.
– Быелгы “Буыннар сабагы”ның Русиядә игълан ителгән “Педагог һәм остаз елы” кысаларында үтүе бигрәк тә әһәмиятле. Әлеге фестиваль-конкурс буыннар чылбырының өзелмәвен, киресенчә, остаз-укытучының үз укучылары белән булган бәйләнешнең тагын да ныгуын күрсәтә. Конкурста катнашучыларның әзерлеге дә елдан-ел арта, бәйгенең дәрәҗәсе дә күтәрелә, – диде Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор, конкурсның жюри рәисе Илшат Насипов.
“Буыннар сабагы-2023” фестиваль-конкурсында Бүздәк районыннан килгән укытучы-остаз Ирина Ергизова, мәктәп укучысы Дарина Ергизова һәм студент Алина Сабитовадан торган команда җиңү яулады.
Берничә баллга гына аерма белән икенче урынга Дүртөйле районының Мәскәү авылыннан килгән укытучы-остаз Эльза Мөхәммәтҗанова, мәктәп укучысы Азалия Хамматханова һәм студент Юлия Мурзина командасы чыкты. Шулай ук икенче урынны укытучы-остаз Гөлчәчәк Шәяхмәтова, мәктәп укучысы Инсаф Шәяхмәтов, студент Дилә Гомәрова командасы алды. Бу команда Авыргазы районының Талбазы авылыннан килгән иде.
Миякә районының Әнәч авылыннан килгән укытучы-остаз Светлана Ямалетдинова, мәктәп укучысы Диана Әхмәтҗанова, студент Миләүшә Рәхмәтуллина һәм Авыргазы районының Куезбаш авылыннан укытучы-остаз Гөлназ Уразбахтина, мәктәп укучысы Ивелина Уразбахтина һәм студент Альбина Уразбахтина командалары өченче урынны бүлеште.
Җиңүчеләргә һәм һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Зөһрә Исламова. “Кызыл таң” гәзите.
Фото: М.Акмулла исемендәге БДПУ сайтыннан.