Кубызчылардан - осталык дәресе

Мәчетле районы Мәдәният йортында «Пушкин картасы» программасы буенча балаларны кубызда уйнарга өйрәтү буенча осталык дәресе узды. Чарада Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Рамил Гайзуллин һәм Башкортстанның халык артисты, Дөньяның виртуоз-кубызчысы, якташыбыз Миндигафур Зәйнетдинов катнашты.
Мастер-класс аудитория белән турыдан-туры аралашу һәм залдан сораулар алу форматында узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар.
Дөнья виртуозлары онытылмас осталык дәресе үткәрделәр. Алар яшь мәчетлеләр өчен тимер һәм агач кубызда берничә башкорт көйләрен уйнадылар. Шулай ук Рамил Мәүлит улы курай, хәйран, дуплфуруй (Венгриянең икеләтә флейтасы), сыбызгы (татар флейтасы), пыяла арфасы, яки кристаллофон (бокалларда уен) яңгыраганын күрсәтте.
Барысы да дөнья кубызчысы Миндигафур Зәйнетдиновның «Хан кызы», «Солдат маршы» һәм башка башкорт көйләрен башкарудагы виртуоз уенын бик теләп тыңладылар.
Чара ахырында Мәчетле районының милли автономиясе рәисе Зөлфирә Сәлимова артистларга залдагы тамашачыга бүләк ителгән хис-тойгылар һәм яшьләргә патриотизм рухы тәрбияләүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Чыганак: Мәчетле районы татарлары автономиясе.