Иң татлы тел — туган тел...

Башкалабызда узган татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында ел саен тирән белемле һәм сәләтле, ана телен яхшы белүче кызлар һәм малайлар катнаша.

Быел бәйгегә республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәр­ләрен­нән 94 укучы килгән иде. Алар викторина сорауларына җавап бирде, татар мәктәпләреннән кил­гән укучылар өчен – текст өстендә эш, урыс мәктәпләре өчен диалог тәкъдим ителде, һәркайсы сәнгать­ле укуда сәләтен күрсәтте. Гомум нәтиҗә татар мәктәпләре һәм укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләр буенча ясалды.

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында 6 җиңүче, призлы 25 урын билгеләнде. Уфаның 4нче мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Артур Ахунов (укытучысы – Лилия Кәримова), Уфаның 65нче Татар гимназиясеннән 10нчы сыйныф укучысы Илдан Кәлимуллин (укытучысы – Лилия Фаткуллина), Федоровка районының Динес мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Ангелина Әбдүшева һәм 11нче сыйныф укучысы Ләйсән Сәйфуллина (укытучылары – Гөлнар Сәйфуллина), Туймазы 1нче интернат-мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Эльзана Бәдретдинова (укытучысы – Зинфира Нурисламова ), Бүздәк 1нче мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Румиль Фәйзуллин (укытучысы – Зилә Мостафина) җиңү яуладылар.

Мәртәбәле бәйгедә Федоровка районыннан берьюлы ике укучының җиңүче исеменә лаек булуы мактауга лаек. Әлбәттә, кызларның республика олимпиадасына ныклы әзерлек белән килеп, төпле белем күрсәтүе – аларның укытучысы Гөлнар Сәйфуллинаның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
– Динес урта мәктәбендә 21 ел укытам. Республика олимпиадасында ел саен катнашып киләбез, укучыларым призлы урыннар яулый. Быелгы биремнәр бик җиңел генә булмады, ди укучыларым. Әмма шулай да тырышып әзерләнү нәтиҗәле булды. 11нче сыйныфта укучы Ләйсән узган елгы олимпиаданың республика этабында призер булган иде. Татар теленнән район һәм республика буенча бик күп конкурслар җиңүчесе ул. Ангелина да – бик тырыш, актив кыз, шулай ук сәнгатьле шигырь сөйләү, шигырь язу бәйгеләре җиңүчесе, – ди Гөлнар Хәсән кызы.

Милли киемдә булган кызлар һәм малайлар тантаналы чарага тагын да ямь өстәде. Алар арасында Бәләбәй татар гимназиясе укучылары да бар иде. Гимназиянең 9нчы сыйныф кызлары Самира Ширинова һәм Гүзәл Билалова призер исеменә лаек булды. Аларны бәйгегә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Гыйззәтуллина әзерләгән.

Туган телләрен яратып өйрәнүче укучылар өчен быелгы бәйге артта калды. Җиңүчеләрне алда тагын бер бәйге – Казанда үтәчәк төбәкара олимпиада көтә. Безнең укучылар сынатмас, аннан да зур җиңүләр яулап кайтуына ышанып калабыз!

Фотолар укытучыларның шәхси архивыннан.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/2023-01-28/i-tatly-tel-tugan-tel-3122...