“Танып белү һәм иҗат” конференциясендә татарча проектлар да булды

Уфа шәһәренең 1нче санлы лицеенда укучыларның “Танып белү һәм иҗат” XXVII фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Әлеге конференция йолага әверелеп, “Танып белү һәм иҗат” шәһәр конкурсы чикләрендә ел саен үткәрелеп килә. Аның төп максаты - укучыларда фәнгә карата кызыксыну уяту, җаваплылык хисе тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшенең төрле этаплары белән танышу.
Бәйге 20 фән юнәлешендә үткәрелсә, быел яңа секцияләр дә өстәлгән. Барлыгы 428 эш кабул ителгән булуга карамастан, шуларның 283 эше генә шәһәр күләменә үтте һәм укучылар үзләренең эшләрен яклап чыгыш ясады.
Республиканың әйдәүче югары уку йортлары һәм тикшеренү үзәкләренең фәнни хезмәткәрләре , шулай ук Уфа шәһәренең иң яхшы укытучылары кергән эксперт комиссиясе әгъзалары эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын, тикшерелгән темаларны өйрәнүдә иҗади караш файдалануын билгеләде.
Секцияләр эше нәтиҗәләре буенча 32 җиңүче һәм 62 призер билгеләнде.
Шунысы куанычлы, катнашучылар арасында татар телендә чыгыш ясучылар да бар. Шулай, Дим бистәсеннән 113нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Марис Имамов “Татар теле - гаиләбезнең күңел теле” темасына башкарган эшен лаеклы яклады һәм диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе татар теле укытучысы Гөлшат Шафикова).
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа уңышларга ирешүләрен телибез.