"Ихластан, күңел кушканча эшлибез"

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе Рамил Чурагулов үзенең иҗатташ дуслары – “Ләйсән” фольклор ансамбле белән берлектә үзенең туган төягендә – Сәвәләй авылында хәйрия концерты оештырды.

Махсус операциядә катнашучы якташларыбыз, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – бүген һәммәбезнең төп бурычы. Бу эшкә, кем ничек булдыра ала, шулай үз өлешен кертергә тырыша. Район-шәһәрләребездә, бәләкәй генә авылларда да ярдәм акцияләре оештырыла. Кырмыскалы районының Сәвәләй мәдәният йортында үткәрелгән хәйрия концерты да – шундыйлар исәбендә.
Зубово мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ләйсән” фольклор ансамбле җитәкчесе Ләйсән Афзалетдинова әйтүенчә, бу җыр-бию коллективы гына түгел. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен берләштергән ансамбльдә дүрт дистәгә якын кеше йөри. “Ак инәйләр” клубы да бар. Өлкән яшьтәге апалар милли мәдәниятне тергезү, саклау һәм үстерү, гаилә һәм әхлак кыйммәтләрен ныгыту, туган телгә карата сөю тәрбияләү юнәлешендә зур эш башкара. Илебез өчен авыр вакытларда алар да гомум эштән читтә калмый: егетләребез еракта да туган өй җылысын тойсыннар өчен кулларына бәйләү энәләре тотканнар. Хәйрия концертларыннан тыш, берничә тапкыр кич утырулар үткәреп, мобилизациягә эләккән һәм хәрби-операциядә катнашучы ир-егетләргә оекбаш-бияләйләр, күчтәнәчләр дә җибәргәннәр. Әйткәндәй, әлеге коллективта кырмыскалылар да бар. Ел саен диярлек “Тамга” халыкара башкорт милли костюмы осталары бәйгесендә җиңү яулап килгән Гүзәл апа Искәндәрова, мәгариф ветераны Флүрә апа Заһидуллина “Ләйсән” ансамбле белән берлектә республикабызның төрле районнарында чыгыш ясаудан тыш, милли кием тегү буенча осталык дәресләре дә үткәрәләр.
- Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән хәйрия концерты оештыру идеясен Рамил Мотаһар улына җиткергәч, ул шунда ук риза булды һәм үзенең туган ягына үткәрергә тәкъдим итте, - ди Ләйсән Афзалетдинова.
Әйткәндәй, Рамил Чурагуловның иң беренче иҗат кичәсе дә 30 елдан артык элек нәкъ Сәвәләй авылында узган булган. Ул вакытта мондый очрашуны Башкорт дәүләт университетында бергә укыган курсташы, урындагы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Шәйхлисламова оештырган. Бүген дә мәгариф ветераны сәхнә түренә күтәрелеп, якташына изге теләкләрен җиткерде, истәлекләре белән уртаклашты.
Бүген инде йөзләгән җыр шигырьләре, 25 китап авторы һәм аның иҗаты белән таныш булмаган кеше юктыр. Әлеге концертта да, башлыча, Рамил Чурагулов иҗат иткән җырлар яңгырады. Соңгы вакытта җырларын Рамил Мотаһар улы үзе дә башкара. “Ләйсән” это-фольклор ансамбле, Башкортстанның халык артисткасы Лилия Рәсүлева, Альбина Кучаева, бихисап конкурслар лауреаты Эльза Абсаттрова, Гүзәл Ибраһимоваларның чыгышлары якташларының тәбрикләү сүзләре, истәлекләре белән үрелеп барды. Кичәне Зөлфия Әхмәтова бик оста алып барды.
Мондый концертлар бүгенге көндә бик кирәк. Тамашачы аларны хуплап ала. Чөнки һәркемдә “үз өлешемне кертим әле” дигән ният бар. Ил төкерсә, күл була, дип юкка гына әйтмиләр бит. Әлеге концерттан җыелга акчалар да махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм буларак тапшырылачак.
- Бу өстән кушылган, кемдер әйткән, “тиеш” дип эшләнелә торган эш түгел. Ихластан, күңел кушканча эшли торган эш. Безнең егетләр бүгенге көндә махсус хәрби операциядә. Аларга аз гына булса да ярдәм итик дигән максат-фикер белән оештырылган концерт бу. Без – сәнгать кешеләре үз юнәлешебездә ничек ярдәм итә алабыз, шулай эшлибез, шул рәвешле үз өлешебезне кертәбез, - диде Рамил Чурагулов, якташларына мөрәҗәгать итеп.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/berdmlek/2023-01-31/ihlastan-k-el-kushkanch...