Сталинград сугышы һәрчак хәтердә!

2 февраль көнне Сталинград сугышында җиңү көне билгеләп үтелә. Быел бу вакыйгага 80 ел. Бу уңайдан 19нчы санлы балалар китапханәсе “Бөек Сталинград” дип аталган тарих дәресе үткәрде.
Дәрестә Дим бистәсенең 101нче санлы мәктәбенең тарих укытучысы Элина Дамир кызы җитәкчелегендәге 9нчы сыйныф укучылары катнашты. Бүгенге кичә әлеге сугыш турындагы истәлекләргә багышланган иде, күпмедер дәрәҗәдә сугыш еллары хатирәләре яңартылды. Китапханәчеләр балаларга Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград сугышы турында бай мәгълүмат җиткерде, Кызыл Армия сугышчыларының батырлыгы турында сөйләде. Шәhәрдә hәр урам, hәр йорт өчен каты сугышлар барганлыгы хәтергә алынды.
Стратегик яктан зур әhәмияткә ия булган, 58 көн дошман кулына бирмичә саклап калынган “Павлов Йорты”турында да сүз барды. Шулай ук укучыларга полк комиссары, майор Дмитрий Петраковның 1942 елда кызы Милага язган хатын да укып ишеттерделәр.
“Яланаяклы гарнизон”, нәни сугышчыларыбыз турындагы мәгълүматны да укучылар йотлыгып тыңлады.
Кичә китапханәдә булган Сталинград сугышы турындагы китаплар белән танышу hәм “Волгоград- Сталинград” җырын тыңлау , викторина сорауларына җавап бирү белән тәмамланды.
Халкыбызның батырлыгы мәңгелек!
Ләйсән Хәкимова.