Аның моңы безгә шундый таныш!

Гыйнвар аенда күренекле татар шагыйре, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевка 90 яшь тулган булыр иде. Арабызда үзе булмаса да, аның гаҗәеп киң кырлы иҗаты өзелмәс моң булып, халык күңелендә яшәвен дәвам итә.
17 гыйнвар конне Борай районының Каенлык авылында күркәм чара – мәктәп укучылары катнашлыгында “Өзелмәс моң” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Чара башында алып баручылар укучыларны Илдар Юзеевның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Биографиясе буйлап сәяхәт бик эчтәлекле булды: шигырьләре, җырлары яңгырады, слайдлар һәм видео-презентацияләр аны тагын да тулыландырып җибәрде.
Чара барышында “Йөрәк кушканча яшәү” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Илдар Юзеев – татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле. Аның шигърияте автор үзе исән чагында ук югары дәрәҗәдә бәяләнде.
Ул әдәбиятка 1950 нче елларда килеп, «Таныш моңнар» поэмасы белән таныла. Аның «Әнкәй», «Фәрит-Фәридә», «Таймас», «Өчәү чыктык ерак юлга», «Язылмаган поэма», «Тынлык белән сөйләшү», «Соңгы сынау», «Карурман», «Таш диварлар авазы», «Мәхәббәт китабы», «Олы юлның каены», «Өзелмәс кыллар» һәм башка лирик, драматик поэмалары татар шигъриятендә аерым урын алып торалар. Илдар Юзеев шигырьләренә бик күп композиторлар көй язган. Аның «Яшь наратлар», «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Мәтрүшкәләр», «Серле чәчәк», «Туган ягым каеннары», «Чит илләргә чыксаң» һәм башка җырлары бар.
Илдар Юзеев – драматург та. «Кыр казлары артыннан», «Гашыйклар тавы», «Сандугачлар килгән безгә», «Ак калфагым төшердем кулдан…» кебек әсәрләре төрле театр сәхнәләрендә куела.