"Милләтебезнең асыл уллары"

Бишбүләк районы җирлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап "Милләтебезнең асыл уллары" исеме астында милли мәҗлес үтте.
Чараның максаты: халкыбызның иң егәрле, иң булдыклы улларын зурлау, аларның гаиләдә, җәмгыятьтә биләгән ролен азсызыклау, милләтебезне, телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклауда һәм үстерүдә эшләнәсе эшләребезне барлау, максатлар кую...
Чарага дин әһелләре, сәламәтлек сагында торучы шәхесләребез, татар авылларының җирлек башлыклары, милләт җанлы иганәчеләребез, эшкуарлар, атказанган мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре чакырылган иде. Коръән сүрәләре белән башланып киткән бу матур очрашуда түгәрәк өстәл артында туган телгә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде, аларны хәл итү юллары барланды.
Чарада Бишбүләк районы башлыгы Артур Мөхлис улы Зарипов, башка җитәкчеләребез катнашуы мәҗлесебезгә абруй өстәде. Мәҗлес районыбызның "Ак калфак" татар халык фольклор төркеме башкаруында халкыбызның яраткан җырлары, гармун, баянда башкарылган моңнар, шигырьләр белән үрелеп барган кичә бергәләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Районыбызда эшләп килгән "Ак калфак" татар-хатын кызлары оешмасы рәисе, "Ак калфак" татар халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Бишбүләк татарлары конгрессы рәисе Лилия Марселевна Мусаева җитәкчелегендә бу чараны оештыруда, үткәрүдә катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәт!
Чараны Фатих Кәрим музей мөдире Рәйсә Хафизова алып барды. Милләтебезнең йөзек кашы булырдай шәхесләре, аларның эшләгән эшләре бихисап! Бу матур мәҗлесебез аларны хөрмәтләү, мәдхия җырлау, эшләнгән һәм эшләнәсе эшләребезне барлау өчен һәрдаим үтеп торыр, озын гомерле һәм нәтиҗәле булыр дигән өметтәбез.