Яз кояшы кебек балкый “Ләйсән”!

Уфаның 65нче Татар гимна­зия­сенең талантлы кызларын һәм малайларын берләштерүче “Ләй­сән” фольклор ансамбле – республика күләмендә билгеле төркемнәрнең берсе.
Тамашачыларга коллектив башкаладагы бәйрәмнәрдә, “Туган тел” телеканалындагы чагу чыгышлары аша да яхшы таныш. Ансамбль “Әй бии итек-читекләр” һәм “Алым жәл түгел сезгә” татар халык җырларына төшерелгән клиплары белән эфир дәрьяларына чыкканнан соң, тамашачы сөюен тагын да ныграк яулады.
“Дебют” балалар иҗат үзәгенең татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре бүлеге базасында эшләп килүче ансамбльнең оештыручысы, җитәкчесе – югары категорияле музыка укытучысы Чулпан Бариева. Әйткәндәй, Чулпан Мидхәт кызы балаларның сәләтен ачуга, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә, халкыбызның бай мирасын – онытылып барган җырларын тергезүгә, аларны балаларга өйрәтүгә зур көч сала. Педагогның үз укучыларын төрле конкурсларга җитди әзерләве, балаларны төрле чараларга йөртүгә вакытын да, көчен дә кызганмавы аеруча соклануга лаек.
Шунысы сөенечле: тәҗрибәле остазның канат астында шөгыльләнергә теләүче балалар саны елдан-ел арта. Әйтик, элек ансамбль бер генә төркемнән торса, хәзер өч төркемдә 45 бала шөгыльләнә.
– Соңгы елларда ансамбльгә җыр-моңга сәләтле балаларның күпләп килүе күзәтелә. Бу – әлбәттә, сөенечле күренеш. Ансамбльне кече яшьтәгеләр һәм өлкәнрәкләргә бүләргә туры килде. Хәзер без “Тамчыкайлар”, “Ләйсән” һәм “Камертон” ансамбльләре буларак чыгыш ясыйбыз. Башлыча, татар халык җырларын башкарабыз. Репертуарыбызда татар композиторлары язган җырлар да бар, – ди Чулпан Мидхәт кызы.
– Ансамбльне 20 елга якын җитәкләүче остаз буларак, элекке һәм хәзерге балалар арасында аерма күрәсезме? – дип кызыксынам.
– Елдан-ел талантлы, җыр-биюгә оста балалар килә, чөнки хәзер кече яшьтән үк аларның сәләтләрен үстерү мөмкинлекләре күп. Ә инде телне камил белүчеләр, кызганычка каршы, сирәгәя. Шуңа да сүзләрнең әйтелеше, тел өстендә эшләү өчен вакытны күбрәк бүләргә туры килә, – ди җитәкчеләре.
Остазның һәм балаларның көндәлек тырышлыгы матур чыгышларында, төрле конкурсларда яуланган җиңүләрендә чагыла. Чыннан да, “Ләйсән” ансамбленең уңышлары бихисап. Соңгыларына килгәндә, ел ахырында коллектив “Азамат-2022” Башкортстан халыклары сәнгате X республика яшьләре фестивалендә 3нче урын яулады. Төбәкнең көчле коллективлары арасында җиңүчеләр сафында булу – зур мәртәбә!
Халкыбыз моңнарын кадерле мирас итеп саклауга кечкенәдән зур өлеш кертүче балаларга киләчәктә дә уңышлар, яңа үрләр телибез!

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iskra/2023-02-28/yaz-koyashy-kebek-balkyy-l...