"Ихлас"та "Минем беренче намазым" чарасы үтте

Уфа шәһәренең Киров районы "Ихлас" мәчетендә "Минем беренче намазым" чарасы узды. 2019 елда Татарстанда Гүзәл Габдрәфыйкова һәм билгеле җырчы Гүзәлем оештырган бу проектка әле динебезгә тәүге адымнарын ясаучы, Ислам турында күбрәк мәгълүматлы булырга омтылучы мөслимәләр җыелды.
Чараны Уфада оештыручылар – "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред хәзрәт Дәүләтшин һәм Башкортстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Розалия Халикова.
Альфред хәзрәт Дәүләтшин чыгыш ясап, чарага фатыйхасын бирде. Коръән Кәрим укылып, дога кылынды.
Гүзәл Миңнеханова һәм Гүзәл Габдрәфыйкова "Минем беренче намазым" проектының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Гүзәлем Уфа мөслимәләре өчен яулык бәйләү буенча осталык дәресе уздырды. Розалия Халикова тәһарәт алу һәм намаз уку буенча дәрес үткәрде.
Башкортстанда намазга өйрәтү буенча дәресләр һәр мәчеттә һәм мәдрәсәдә алып барыла. Ә менә "Минем беренче намазым" проекты Уфада беренче тапкыр үтте. Чарага төрле яшьтәге йөздән артык хатын-кызның килүе дингә ихтыяҗның зур булуын дәлилли.

Автор: Фануз Хабибуллин
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2023-02-26/ihlas-ta-minem-berenche-nam...