ТАТАР КЫЗЫ-2023

⚜️24 апрель көнне Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында «Татар кызы -2023» республика матурлык һәм талант конкурсының финалы узды.
✨Бәйге 1992 елдан 2018 елга кадәр үткәрелеп килде. Быел Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Республика халык иҗаты үзәге, Уфа «Нур» татар дәүләт театры, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән конкурсны торгызу һәм уздыру инициативасын Башкортстан Республикасы татарлары Конгрессы үз кулына алды.
✨Бу конкурс яшьләрнең традицион милли мәдәниятнең чыганакларына кызыксынуын арттыру, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм патриотизмны үстерү мәнфәгатьләрендә социаль әһәмиятле эшчәнлектә катнашуга мотивацияләү өчен кирәк.
✨Башкортстан Республикасы татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов әйткәнчә – дәүләт хакимияте органнары, меценатлар район-шәһәр башлыклары һәм волонтерлар ярдәмендә без куелган бурычларга ирешә алдык. Без аларга нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм халык мәдәниятенең күп гасырлык традицияләрен саклап калуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле.
✨Республика конкурсының финалы җәмәгатьчелекнең зур игътибарын җәлеп итте – «Өмет» газетасының «В Контакте» мәйданчыгында «Тамашачылар гүзәле» бүләген бирү өчен 105 меңнән артык карау белән 16,2 мең кеше катнашты. «Хәзинә» туроператорыннан 15 меңлек сертификат тапшырылды җиңүчегә.
✨Чара Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.
Театр фойесында тамаша башланыр алдыннан конкурста катнашучылар районнар ярдәме белән кул эшләре, халык кәсепләре һәм традицион татар милли ризыклары күргәзмәсе оештырдылар.
✨Күркәм бәйгедә кызлар фолклор коллективлары белән берлектә йола күренешләрендә үзләренең талантларын күрсәттеләр: Йосыпова Диана – Туймазы районы. «Җидегән йолдыз» татар халык вокаль ансамбле, җитәкчеләре Корбанова Айгөл Әбүзәр кызы, Госаметдинов Илдар Наил улы, «Кер чайкау куренеше». Әбдрәшитова Миләүшә – Стәрлетамак шәһәре. «Мирас» фольклор ансамбле, җитәкчесе Мукимова Нәсимә Әнвәр кызы, «Каз өмәсе» күренеше
Исламова Кадрия – Уфа шәһәре. «Символ» театр студиясе, җитәкчеләре Лениза Мәүләви кызы һәм Символ Сәлим улы Гайнетдиновлар, «Дуслык» татар фольклор ансамбле, җитәкчесе Хаукаева Зөлфия Мәсәбих кызы, «Нәүрүз бәйрәме» күренеше. Ягафәрова Неля – Авыргазы районы. «Ямьле» фольклор коллективы, җитәкчесе Хисәметдинова Алейся Фәнир кызы; «Су буенда кичке уен» күренеше. Шаймарданова Илнара – Аскын районы. «Кумарткы» фольклор коллективы, җитәкчесе Гатин Радик Хәлфәт улы, «Килен төшерү» күренеше. Басырова Галия – Бакалы районы. «Былбыл» татар фольклор коллективы, җитәкчесе Зиннәтуллина Розалия Габделәхәт кызы, «Сабантуе алдыннан сөлге җыю» күренеше. Кучукбаева Динара – Межгорье шәһәре. «Алтынай» фольклор коллективы, җитәкчесе Янузакова Лилия Әксән кызы, «Уңган килен – өй курке» күренеше. Гайнанова Алия – Бүздәк районы. «Мирас» фольклор ансамбле, җитәкчесе Газизова Әлфия Миннур кызы, «Сабый ризыкландыру йоласы» күренеше. Котдусова Азалия – Нуриман районы, «Ихлас» татар фольклор ансамбле, җитәкчесе Суфиянова Райхана Гайфулла кызы «Кич утыру» күренеше. Гилемшина Юлия – Борай районы. «Моңдарья» фольклор ансамбле, җитәкчесе Гилемшина Зилия Файзрахман кызы. «Кич утыру» күренеше. Рыгалова Алина – Уфа шәһәре. «Өмет» театр студиясе. Җитәкчеләре Лениза Мәүләви кызы һәм Символ Сәлим улы Гайнетдиновлар, «Сүнгән йолдызлар» спектакленнән өзек, «Каз өмәсе» күренеше. Рангулова Элиза – Нефтекама шәһәре. «Чулпан» фольклор татар җыр ансамбле, җитәкчесе Гафурҗанова Чулпан Зөфәкар кызы, «Кыз әзерләү йоласы» күренеше
✨Тамашага нур өстәделәр Татарстанның һәм Башкортостанның танылган артистлары-Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Илшат Яппаров, Фәрзалия һәм Денис Ибраһимовлар, Айдар һәм Рөстәм Гобәйдуллиннар, Гөлфия Шәвәлиева һәм «Ләйсән бию ансамбле.
✨Сылуларның уңганлыкта-булганлыкта ярышуларын мәртәбәле һәм абруйлы жюри бәяләде: Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгече Нурлан Рәшит улы Ганиев, Башкортстан Республикасы Республика халык иҗаты үзәге, иҗат жанрлары буенча әйдәп баручы белгеч – Кондакова Наталья Михайловна, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле – Дәүләтшин Альфред Әмир улы, Башкортстан татарлары Конгрессы Башкарма комитеты Идарәсе рәисе урынбасары – Ахунова Зәлия Рәфис кызы, Татарстанның атказанган сәнгать, Башкортстанның җәмәгать эшлеклесе, композитор - Алик Харис улы Локманов, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау, социаль сәясәт, хәйриячелек, гаилә һәм балачак мәсьәләләре буенча комиссиясе әгъзасы, «Бәхет территориясе " Хәйрия фонды идарәсе рәисе, телевидение алып баручысы – Альбина Фәрит кызы Касыймханова, Татарстанның халык артисты – Зәйнәп Фәрхетдинова, «Матур ТВ» телеканалының учредителе – Мостаев Илшат Әсгать улы, «Россиянең эшлекле хатын-кызлары"ның Башкортстан бүлеге җитәкчесе Альбина Фәрит кызы Фәрхетдинова, «Цветкофф» чәчәкләр компаниясе. Генераль директоры – Таһир Флүр улы Гыйлемханов
✨«Татар кызы 2023» җиңүчесе Уфа шәһәренең 65нче татар гимназиясе укучысы Алина Рыгалова булды. Ул безнең республиканы «Татар кызы»Халыкара конкурсында күрсәтәчәк.
✨Компетентлы жюри карары белән шулай ук өч фольклор коллективларына да аерым бүләкләр билгеләнде: Туймазы районыннан «Жидегән йолдыз», Нефтекамадан «Чулпан» һәм Межгорье шәһәреннән «Алтынай» фольклор ансамбльләре. Сәхнәдә барлыгы 200ләп кеше булды һәм беркем дә оештыручылардан һәм партнерлардан бүләксез калмады.⚜️

https://disk.yandex.ru/d/60om3aTHb4duHQ

https://disk.yandex.ru/d/HD7yg2a8yANZBg

https://disk.yandex.ru/d/Lc5ni2grSKnSAw

https://disk.yandex.ru/d/CXxlqZGnDvjAUg

https://disk.yandex.ru/d/yKtLpKZRziEGDw

https://disk.yandex.ru/d/yKtLpKZRziEGDw