Йомгак ясалды, планнар билгеләнде
Башкортстан татарлары конгрессының Дим бүлекчәсе әгъзалары чираттагы идарә утырышында еллык эшчәнлеккә йомгак ясады һәм алдагысына планнар билгеләде.
Ел давамында иҗтимагый эшчәнлектә тырышлыкларын искә алып,"Замандаш "клубы әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. "Дини мәктәп" имам хатыйбы Рузалин Шамил улы ямилләтебез адындагы олы хезмәтләре өчен Дим районы хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булды.