"Туган телем - бәхет теле"

"Нур" театрының Кече залында Халыкара туган телләр көненә багышланган "Туган телем - бәхет теле" дигән исем астында күркәм чара узды.
Кунакларны бәйрәм тантанасы театр ишегеннән керүгә каршы алды. Фойеда милли көйләр, театр актерлары башкаруында татар шагыйрьләренең әсәрләре яңгырап торды. Татар телендә китаплар сатылды. Кайда да татар теле, аның моңы, матурлыгы тантана итте.

Башкортстан укучылары сынатмады

Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган төбәкара олимпиадада безнең кызлар һәм егетләр югары нәтиҗәләр күрсәтте.
14-17 февральдә Казанда 8-11нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Әлеге бәйгедә Русиянең 28 төбәгеннән туган тел серләрен яхшы белүче 187 укучы көч сынашты. Быел олимпиадада Әстерхан, Свердловск, Саратов, Түбән Новгород, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Омск, Ырынбур, Пенза, Самара, Новосибирск өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Карелия республикалары, Красноярск, Пермь краеннан укучылар катнашты.

Бик файдалы дәрес булды бу

Кушнаренко районының Мөслимәләр берлеге мөгаллимәләр өчен ачык дәрес үткәрде.
Ачык чара Шәрип авылы мәчетенең уку классында үтте.
Фәйрүзә Фаттах кызы заманча технологияләр кулланып бик матур ике дәрес күрсәтте. Беренче дәрес "Иман нигезләре"буенча булса, икенчесе Тәфсир дәресе булып килде. Фәйрүзә ханым дәрескә җентекләп әзерләнгән, укыту методикасының төрле формаларын кулланган. Дәрестә проблемалы сораулар куеп, шәкертләрне активлаштырып,эмоциональ итеп үткәрде. Уку барышында һәр укучы мөмкинлекләренә ярашлы итеп, яңа белем үзләштерде.

Тарихчылар белән бергәләп

17 февраль көнне Башкортстан татарлары конгрессының Кушнаренко районы бүлекчәсе башкортлар Корылтае җитәкчелеге белән берлектә районның тарих укытучылары жыелышында катнашты.
Жыелышта авыллар тарихын язу, шәҗәрәләребезне төзү һәм өйрәнү, милли гореф-гадәләребезне яшьләргә җиткерү турында сүз барды.
Кушнаренко татарлары конгрессы исеменнән төбәкне өйрәнүче тарихчыларга "Татары уфимского уезда" дигән китап таратып бирелде.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS