Бик файдалы дәрес булды бу

Кушнаренко районының Мөслимәләр берлеге мөгаллимәләр өчен ачык дәрес үткәрде.
Ачык чара Шәрип авылы мәчетенең уку классында үтте.
Фәйрүзә Фаттах кызы заманча технологияләр кулланып бик матур ике дәрес күрсәтте. Беренче дәрес "Иман нигезләре"буенча булса, икенчесе Тәфсир дәресе булып килде. Фәйрүзә ханым дәрескә җентекләп әзерләнгән, укыту методикасының төрле формаларын кулланган. Дәрестә проблемалы сораулар куеп, шәкертләрне активлаштырып,эмоциональ итеп үткәрде. Уку барышында һәр укучы мөмкинлекләренә ярашлы итеп, яңа белем үзләштерде.

Тарихчылар белән бергәләп

17 февраль көнне Башкортстан татарлары конгрессының Кушнаренко районы бүлекчәсе башкортлар Корылтае җитәкчелеге белән берлектә районның тарих укытучылары жыелышында катнашты.
Жыелышта авыллар тарихын язу, шәҗәрәләребезне төзү һәм өйрәнү, милли гореф-гадәләребезне яшьләргә җиткерү турында сүз барды.
Кушнаренко татарлары конгрессы исеменнән төбәкне өйрәнүче тарихчыларга "Татары уфимского уезда" дигән китап таратып бирелде.

“Бар җырымны илгә багышладым”

Аскын районының Күнгәк урта мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан “Бар җырымны илгә багышладым” исемле патриотик әдәби кичә үткәрелде.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәлифә Миңнеәхмәтова Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗатына байкау ясап, батырлыгы, туган илен, халкын ничек яратуы, балаларга атап та бик күп шигырьләр язуы турында искә төшереп үтте.
Кичәнең икенче өлешендә 5-7 сыйныф укучылары арасында сәнгатьле шигырь уку конкурсы оештырылды. Укучылар бөек шагыйребезнең үлемсез шигырьләрен яттан сөйләп ишеттерде.

Йөрәкләрдә иҗат дөрли әле!

Нефтекама Милли-мәдәни берләшмәләр Үзәгендә Халыкара Туган тел көненә багышланган "ШИГЫРЬ ЯШИ КҮҢЕЛДӘ" дип аталган әдәби кичә үтте. Биредә шәһәрнең "Инеш" әдәби берләшмәсе әгъзалары, шигърият сөючеләр җыелды.
Кичәдә җирле авторларның иҗат җимешләре яңграды, халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тормыш юлына байкау ясалды. Шулай ук татар телендә иҗат итүчеләрнең әдәби җимешләрен китап итеп чыгару турында да сүз кузгатылды. Бу көнне "Инеш"кә яна җитәкче сайланылды, аны А. Рәҗәпова җитәкләде.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS