"Татар телен өйрәнәм" дәфтәре дөнья күрде!

Узган елның декабрендә үткәрелгән Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты Идарәсе утырышына җыелучылар телне саклау, үстерү юнәлешендә үзләренең уй-ниятләре, планнары белән уртаклашкан иде. Автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиеваның “Татар гаиләсендә – татар баласы” проекты күпләрдә зур кызыксыну тудырды. Чөнки бу проект үз телен өйрәнергә теләгән гаиләләр белән эшләүне күз уңында тота.
Һәм, Аллаһка шөкер, күп тә узмады, "Татар гаиләсендә - татар баласы" проекты кысаларында "Татар телен өйрәнәм" дәфтәре дөнья күрде!

Муса Җәлил музеена сәяхәт

Агымдагы елның 28 гыйнварында Миякә районыннан бер торкем укучылар һәм укытучылар Ырынбур өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында урнашкан Муса Җәлил музеенда булып кайттылар.
Музейда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар шагыйре Муса Җәлилнең тормышы һәм ижаты белән таныштылар.
Экскурсия оештыруда Башкортстан татарлары конгрессының Миякә районы бүлекчәсе (җитәкчесе Вилсур Марат улы Нафиков) зур ярдәм күрсәтте.

Аның моңы безгә шундый таныш!

Гыйнвар аенда күренекле татар шагыйре, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевка 90 яшь тулган булыр иде. Арабызда үзе булмаса да, аның гаҗәеп киң кырлы иҗаты өзелмәс моң булып, халык күңелендә яшәвен дәвам итә.
17 гыйнвар конне Борай районының Каенлык авылында күркәм чара – мәктәп укучылары катнашлыгында “Өзелмәс моң” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS