Остазлар елы күркәм эшләр белән башланды!

Нефтекама милли-мәдәни берләшмәләр Үзәге туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау буенча зур эш алып бара. Чираттагы чара 36нчы санлы балалар бакчасында үтте. Биредә шәһәрнең татар милли-мәдәни үзәге "Ак калфак энҗеләре" фольклор төркем белән берлектә "Орчык бәйрәме" үткәрде.

Даян Мурзинның батырлыгы бөек һәм мәңгелек

Легендар разведчик, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия герое, Чехия һәм Словакиянең 16 шәһәренең шәрәфле шәхесе, данлыклы "кара генерал" Даян Мурзинның тууына 102 яшь тулу уңаеннан аның исемен йөрткән Кушнаренко күппрофильле колледжында фәнни-гамәли конференция узды.
Конференция башланыр алдыннан колледж биләмәсендә тантаналы митинг узды, аның барышында кунаклар Даян Мурзинның һәйкәленә чәчәкләр салды.

Тизрәк әйләнеп кайтыгыз!

Кырмыскалы районының Кабак авыл биләмәсе хакимияте, мәдәният йорты коллективлары, хатын-кызлар советы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының урындагы бүлекчәсе әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән "Тизрәк әйләнеп кайтыгыз!” дигән хәйрия акциясе оештырды.
Илебез өчен авыр вакытларда беркем дә читтә калмый. Кем – җылы сүз, кем – җылы киемнәр, кем акчалата булыша. Егетләребез еракта да туган өй җылысын тойсыннар өчен хатын-кызлар үз өлешен кертергә тырыша – җылы оекбаш-бияләй бәйлиләр, милли ризыклар әзерлиләр.

Нефтекама укытучылары киңәш корды

Гыйнвар аенда татар теле укытучылары мәгариф системасының иң актуаль сораулары турында сөйләшү өчен очраштылар.
Методик берләшмәнең эше белем бирү сыйфатын, Инновацияләрнең нәтиҗәлелеген күмәк эзләү һәм тикшерү, педагогик эшчәнлекнең иң яхшы традицион һәм яңа үрнәкләрен эшкәртү һәм гамәлгә кертү, үзара һөнәри аралашу, тәҗрибә алмашу, белем бирү эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләүгә карата бердәм алымнар, критерийлар, нормалар һәм таләпләр уйлап табуга юнәлтелгән иде.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS