Узган елга рәхмәт әйтеп, яңасына аяк басабыз

Менә тагын бер ел ахырына якынлашты. Елның бу чорында, гадәттә, һәр тармакта, һәр оешмада үткән елга йомгак ясыйлар, уңыш-казанышларны барлыйлар, шуларга карап, тагын бер елга максатлар билгелиләр.
“Башкортстан татарлары конгрессы” Төбәк иҗтимагый оешмасы өчен узып баручы ел чагу вакыйгалар, күркәм чаралар, җылы очрашулар, күләмле эшләр белән истәлекле булды.

Риза Магазов вафат

Бүген медицина фәннәре докторы, профессор, Башкортостан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, БАССРның атказанган табибы, Россия Федерациясе Министрлар Советы премиясе лауреаты, 150дән артык фәнни хезмәт, күп монографияләр авторы Риза Магазов якты дөнья белән хушлашты.
Башкортстан татарларына Риза Шәехьян улы яхшы таныш – Уфа “Нур” татар дәүләт театрының үсеш тарихында аның өлеше зур.

Риза Магазовның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны – оҗмахта, авыр туфрагы җиңел булсын!

“Ак калфак”ның ак юлы

Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге турында ишетеп-күреп торабыз. Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын тергезү, саклау, киләсе буынга тапшыру юнәлешендә күпме изге эшләр башкаралар, күркәм чаралар оештыралар. Аларның һәрберсе тирән мәгънәгә ия. Беренчедән, алар телебезне, милли мәдәниятебезне саклау һәм үстерү буенча зур әһәмияткә ия булса, шул ук вакытта теге яки бу бәйрәмдә катнашу кешенең тормыш тәҗрибәсен баета, нинди дә булса характерлы сыйфат тәрбияләү чарасы булып тора, милли үзаң үсүенә йогынты ясый.

Гөрләп үтә, шаулап үтә авылда каз өмәсе!  

Авылларга кабатланмас ямь өстәүче каз өмәләре борын-бо­рын­нан татар халкы өчен ап-ак карлы кышның беренче билгесе һәм, әлбәттә, бизәге булган. Бик еш күренеш булмаса да, әле дә бу күркәм йола яшәп килә: республи­кабызның төрле почмакларында каз өмәләре гөрләп үтүе хакында күңелле хәбәрләр килеп ирешә. Күптән түгел шундый бәйрәмнәрнең берсендә катнашырга да туры килде.
Каз өмәсен Дүртөйле районының Көшел авылында гомер кичерүче Рәзилә һәм Фәнил Солтановлар оештырды. Көшелне ямьләп, балкып утыручы ике катлы йортларын сурәтләмәбез геройлары лаеклы ялга чыккач төзеп кергән икән.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS