"Туган як авазлары"

21 март көнне, Борай районы китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган “Туган як авазлары” дип аталган шигырь укучылар конкурсы үтте.
Бәйгенең максаты - нәфис сүз жанрына кызыксынуны арттыру, шигъри сүз аша туган телгә кызыксыну формалаштыру, район халкында гражданлык-патриотик тәрбиягә ярдәм итү, әдәбият һәм тарихка кызыксыну һәм хөрмәт үстерү, китап һәм уку статусын күтәрү, район китапханәләре укучыларының иҗади активлыгын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү.

"Умырзая" татар халык театры

Күгәрчен авыл мәдәният йортының "Умырзая" татар халык театры тамашачыларга Гамир Насырыйның "Яшел эшләпә" комедиясен тәкъдим итте .

Рольләрне:
Гөлҗамал -Наилә Хайбуллина
Гөлбикә - Зөлфирә Абдуллина
Камиләттәй -Наилә Валитова
Сәйфи- Илһам Шарипов
Хәкимҗан - Хәлил Искандаров зур осталык белән башкардылар.

Спектакльне тамашачылар башыннан ахырына кадәр йотлыгып карады, сәхнә геройлары белән әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларны бергә, бер сулышта кичерделәр.

Туган телне өйрәнү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды

Заманга яраклы шәхес тәрбияләүче укытучы беренче чиратта купкырлы белемгә ия булса, икенче яктан, талантлы, иҗади, тынгысыз шәхес булырга тиеш. Бүгенге мәктәп искиткеч катлаулы чор кичерә. Хәер, аның бер тигезлектә, бер дулкында гына калып яшәгәне, гомумән, бар микән? Әмма нинди генә шартлар, нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, укытучының максаты гомер бакый үзгәрми – тирән белемле, югары әхлаклы яңа буын тәрбияләү булып кала бирә.

Бәйрәмдә олылар да, балалар да катнашты.

Нуриман районы Нимесләр авылында гөрләтеп "Нәүрүз" бәйрәме үтте. Бәйрәмдә олылар да, балалар да катнашты.
Нәүрүз кызы кояшлы көн белән бик күп сый - хөрмәт тә алып килде.
Сайлауга килүчеләр уен, җыр, биюдә катнашып, Нәүрүз боткасы белән сыйландылар.
Нәүрүз бәйрәмендә ярминкә дә оештырылды.
Авыл халкы сайлауда катнашып, ихлас күңелдән ял да итте.
Дөньяларыбыз тыныч булсын, исән-сау шатланып яшәргә язсын!

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS