Безнең көч – бердәмлектә
Заһир Хәкимов җитәкчелегендә “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы әгъзалары “Торатау” конгресс-холлында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты.
Кунакларны фойеда республиканың Хәрби Дан музее тарафыннан оештырылган һәм безнең халыкның хезмәт батырлыгы, бердәмлеге, дуслыгын чагылдырган күргәзмә каршы алды. Республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре бу көнне әлеге мәйданчыкка җыелып, аралашты, фотога төште һәм бәйрәм концертын тамаша кылды.
Җыелучыларны республика Башлыгы Радий Хәбиров тәбрикләде.