Чакмагыш районы музеенда – җылы очрашу

Башкортстан татарлары конгрессының район бүлекчәләредә отчет-сайлау конференцияләре дәвам итә. Чакмагыш районында да искиткеч җылы очрашу узды.
Әлеге чарада Башкортстан татарлары конгресының Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Заһир Әхсән улы Хәкимов, Чакмагыш район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалиевның катнашуы аңа тагын да әһәмият өстәде.

Башкортстан кызы иң гүзәлләр арасында

Истанбулда «Евразия королевасы-2022» Халыкара гүзәллек конкурсы тәмамланды.
Җиңүчеләрнең берсе - Башкортстан вәкиле, «Мисс Республика-2021» титулы иясе Илүзә Исәндәүләтова.
Якташыбыз иң гүзәл 5 кыз арасына керде һәм Winner of Earth титулын яулады. Бүләк итеп Илүзәгә эксклюзив җиңүче таҗы, алтын бизәнү әйберләре, ювелир сәгать һәм башка бүләкләр бирелде.
Конкурс кысаларында катнашучылар фото һәм видеога төшерүләрдә катнашты, шәһәрнең истәлекле урыннарында булды, Истанбулның иң яхшы сәхнәләштерүчеләре белән күп репетицияләр үткәрде.

Дуван районы татарлары ничек яши?

“Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы”ның Дуван районы бүлекчәсе отчет-сайлау конференциясе Өлкенде авылында узды.
Дуван районы татарлары ничек яши? Нинди уй-ниятләр белән яна? Туган телне, мәдәниятебезне өйрәнү, саклау һәм киләсе буынга тапшыру юнәлешендә нинди эшләр башкарыла? Конференциядә катнашучылар бу һәм башка сорауларга җавап алды, үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде, фикер алышты һәм киләчәккә планнар билгеләде.
Шулай ук 19 ноябрьдә Уфа шәһәренең “Нур” татар дәүләт театрында узачак Съездда катнашу өчен делегатлар да сайланды.

Гөлләмәдәге төрле төсле чәчәкләрдәй...

Кырмыскалы районында байтак гасырлар дәвамында 30га якын милләт вәкилләре дуслыкта, татулыкта гомер итә. Татарлар – саны буенча икенче урында тора, монда яшәүчеләрнең 31,9 процентын тәшкил итә. Бу мәгълүмат шушы көннәрдә “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Кырмыскалы районы бүлекчәсе отчет-сайлау конференциясендә яңгырады.
Әлеге чара бик күркәм килеп чыкты һәм районда яшәүче татарларның бердәмлеген генә күрсәтеп калмый, барлык милләт вәкилләре белән бер гөлләмәдәге төрле төстәге чәчәкләр кебек матур итеп яшәүләрен, кулга-кул тотынып эшләүләрен дә чагылдырды.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS