"Туган тел" татар җыры башкаручылар конкурсы
"Туган тел" татар җырын яшь башкаручылар конкурсы 27 ел элек 1995 елда беренче тапкыр оештырылды. Ул вакытта конкурсның оештыручысы Башкортстан татар яшьләренең «Азатлык» берлеге иде. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов “Туган тел” конкурсына бәйле хатирәләре белән уртаклашканча, 1995 елда беренче конкурсны үткәрү бик җиңелдән булмаган. Финанс кыенлыклар аркасында сәхнә дә бай бизәлмәгән. Әмма, оештыручылар югалып калмый, ватман кәгазенә зур итеп конкурс исемен язып, ул хәрефләрне кисеп алып һәм энәләр белән сәхнә пәрдәсенә беркеттеп чыкканнар.