Бүген, 3 февраль, Татар халкының күренекле уллары, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимовның гомер бәйрәмнәре!
Васил Габтелгаяз улы да, Заһир Әхсән улы да шактый еллар телебезне, милләтебезне саклау һәм үстерүгә күп көч салган шәхесләр.
2022 елның июлендә булачак башкортстан татарлары съездына әзерлек кысаларында мәгълүмати материаллар бастыра башлыйбыз. Тарихтан башлыйк.
1997 ел. Республикада берничә татар иҗтимагый оешмасы теркәлгән һәм актив эшләп килә, шуларның берсе Башкортостан республикасының “Азатлык” татар яшьләре берлеге.
Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы Ватанны саклаучылар көне алдыннан, “Солдат альбомы” дип исемләнгән конкурс оештыра.
Конкурс ике номинациядә уздырыла: “Инстаграм” номинациясе һәм “Солдат хатлары” – инша номинациясе.Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. Бәйге таләпләрен нигезләмәдә язылганча төгәл үтәргә кирәк. Конкурс нигезләмәсе белән әлеге язма астында таныша аласыз.
Бәйге 25 нче гыйнварда башланып, 14нче февральгә кадәр дәвам итә.