Халык шагыйре белән үзешчән композитор Алик Локмановның иҗади хезмәттәшлеге турында
Әле радио һәр авылга барып җитмәгән, телевизор турында әкиятләрдә генә сөйләнгән елларда халык атна-ун көнгә бер килеп күрсәтелгән кино арасында яшьләр, укучы балалар куйган концерт, спектакльләр, табыннарда җыр, такмак әйтеп зәвыгын канәгатьләндергән чак.
Бу хакта мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озату мәрасимендә әйткән иде. Бүген бу хакта Мәдәният министырлыгы сайтында да мәгълүмат басылды.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган Шәммәт авылында уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Әнисенең соңгы көннәре дә Шәммәттә узган.