Башкортстанның Салават шәһәрендә ”Ак калфак” оешмасы бүлеге үзенең 5 еллыгын билгеләп үтте

Салават шәһәрендәге “Аккалфаклылар”ны Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, “Ак калфак” оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина, шәһәр хакимияте мәдәният бүлеге җитәкчесе Алина Салихова бик күп тәбрикләү сүзләре җиткерде.

Башкортстанның Архангель районы Заһит авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте

20нче март көнне Башкортстанның Архангель районы Заһит авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәмдә читтә яшәгән авылдашлардан башка, Татарстанның Башкортстандагы Даими вакиле Йосып Диһанша улы Якубов, «Ак калфак» оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафина, Башкортстан Республикасы татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов һәм Архангель районы хакимияты җитәкчелеге катнашты.

АБЛАЙ АВЫЛЫНДА ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕБЕЗНЕ САКЛАУГА ЗУР ИГЪТИБАР БҮЛЕНӘ

Чакмагыш районының Аблай авылы җирлеге-Башкортстандагы бай, чагу тарихлы татар авылларының берсе. Биредәге авыл халкы үзенең ата-бабалырыннан килгән мәдәни-әдәби, тарихи мирасын буыннан-буынга тапшыра килә. Төрле форматтагы фольклор бәйрәм чаралары да даими үтә.

ДУСЛЫК КҮПЕРЛӘРЕ ХАКИМЛЕК ИТСЕН ҺӘРЧАК!

Башкортстан татарлары – ут күршеләребез Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге белән һәрвакыт тыгыз дустанә мөнәсәбәттәләр! Дуслык күперләре елдан-ел ныгаюга бара. Ике тугандаш өлкәнең матбугат һәм киң мәгүлүмәт чаралары да бердәмлектә, фикердәшлектә халкыбызга хезмәт салалар.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS