Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты рәисе, БР Дәүләт Җыелмасы депутаты, VI съезд делегаты Заһир Хәкимовтан тәэссоратлары белән бүлешүен утендек
- Съезд көн дәвамында эшләсә дә, бер тында утте дә китте. Съездда тагын бер кат миллэтебез өчен горурлык кичердем. Кая гына барсак та, Казан буенча экскурсиягэме, районнар буенча йоргәндәме , милләттәшләребезнең матур тормышларын куреп шатландык. Съезд эшендә килгәндә, яңа устав, “Милли шура” советы тозелүе төп вакыйгалар булды. “Милли шура”га ТРның вице- премьеры Вәсил Шәйхразиевның тәгаенләнүен уңай кабул иттек. Хәзер иҗтимагый оешмалар белән дәүләт арасында килешү процедуралары төзү җиңеләер дип уйлыйм.