Всероссийский международный праздник дружбы “Ык буе авыллары Сабантуе”
21-22 июль көннәрендә Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында “Ык буе авыллары сабантуе” Бөтенроссия халыкара дуслык бәйрәме узды. Чарада Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының 14 районыннан, Оренбург өлкәсеннән килгән кунаклар катнашты.
Аерым татар атлары арасында гына үткәрелгән ат чабышларында безнең Саба районы Юлбат авылыннан Татарстанның атказанган укытучысы Сафин Илдарның Мамалай авылыннан Фирдүс Гарипов иярләгән “Сөембикә” кушаматлы шәхси аты, мондый мәртәбәле ярышларда беренче тапкыр гына катнашуга карамастан, дүртенче урынны алды.