Табибларга рәхмәт

Дуслар, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге социаль челтәрләрендә сәламәтлек өчен җанын, тәнен кызганмаган чын табибларга рәхмәт җиткерү уңаеннан флешмоб тәкъдим итте.
Флешмобның шарты - #табибларгарәхмәт хештегы астында шушы һөнәргә тугры булган кешеләргә мәдхия йөзеннән милли әдипләребезнең әсәрләреннән табиблар турында шигырьләр, төрле әсәрләрдән өзекләрне урнаштыру.
Башкортстан Республикасы конгрессы татарлары да бу изге эшкә кушыла. Сез дә безгә кушылыгыз, дуслар!
Табибларыбызны данлыйк!

Туймазы шәһәренең "Җидегән йолдыз" халык татар вокаль ансамбле кызлары

Туймазы шәһәренең "Җидегән йолдыз" халык татар вокаль ансамбле кызлары түземсезлек белән карантин узганын көтә. Ә бүген алар сезнең белән март ахырында узган осталык дәресе фотолары белән бүлешә. Талантлы яшьләр өр-яңа костюмнарын тагын да матуррак итү өчен тамбур белән чигү серләренә төшенде. Осталык дәресен "Фрида" ательесы хуҗабикәсе Әлфия Азнабаева үткәрде.
Индира Латыпова.

Башкортстанда Милли костюм көне онлайн режимда узачак

Дүрт көнгә республика Башкортстан халыкларының милли костюмнары темасына күмелә. Республика башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә, 16 апрель БР халыкларының милли костюмнары көне дип игълан ителде, ләкин коронавирус тирәсендәге вәзгыять аркасында планлаштырылган чараларны онлайн режимында үткәрергә туры киләчәк. Тарихи-мәдәни мирасны бәяләүчеләрне мастер-класслар, видеолекцияләр, презентацияләр һәм дәресләр көтә.

Каен суы шифасы (КИҢӘШЛӘР)

Борынгы бабаларыбыз каенның дәвалау үзлекләре турында әйбәт белгән. Халык табиблары аның суын, яфракларын, бөреләрен, кайрысын, гөмбәсен (ку, чага) күптөрле чирләрне дәвалаганда уңышлы кулланган. Каен суын хәзер дә йөз төрле чирдән коткаручы тереклек суы, тормыш нектары дип атыйлар.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS