Башкортстан татарлары конгрессы утырышында узган елга нәтиҗәләр ясалды һәм алдагы елга эш планнары каралды.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының 14 декабрьда узган киңәйтелгән утырышында республика районнарының татар конгрессы бүлек рәисләре һәм милли хәрәкәт активистлары катнашты. Чарада 2019 елдагы оешма эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Аны Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы элекке вәкиле, Башкортстан татарлары конгрессының мәдәният комитеты рәисе Алик Локманов ясады. Ул Дөнья татар конгрессы вәкиле эшчәнлеге һәм Башкортстан татарлары конгрессы исеменнән бер хисап әзерләвен әйтте.

Туймазы районы Төмәнәк авылында "Җырлыйк әле" үзешчән фольклор ансамбльләренең төбәкара фестиваль конкурсы үзачак

20 августта 11 сәгатьтә Туймазы районы Төмәнәк авылында "Җырлыйк әле" үзешчән фольклор ансамбльләренең төбәкара фестиваль конкурсы үзачак. Җырлы-моңлы тамашга рәхим итегез!

Уфа шәһәрендә балалар спорт уеннары кысаларында чит ил вәкилләре белән очрашулар үтте

Бу көннәрдә уфа шәһәрендә балалар спорт уеннары кысаларында чит ил вәкилләре белән очрашулар үтте. Уфа татар хатын-кызлары союзы
"Ак калфак" та читтә калмады. Дим бистәсендә әүдем эшләп уңышлы иҗат итүче балалар ансамбле "Ләйсән" җитәкчесе Сәлимә Гүмәр кызы Зиянгирова һәм оешма оста куллары да катнашты. Австралиядән килгән делегация оешма оста куллары тегеп бүләк иткән калфак-түбәтәйләрне шатланып кабул иттеләр. Кул эшләрен күреп, оештырган күргәзмәгә шәһәр җитәкчесе Өлфәт Мустафин зур бәя бирде.

6 июльдә Иглин районы Олы Теләк авылында Хәсән Идиятуллин фермер хуҗалыгында Башкортстан татарлары конгрессы Сабантуй үткәрә

Игътибар, игътибар!
Сабантуйлар дәвам итә. 6 июльдә Иглин районы Олы Теләк авылында Хәсән Идиятуллин фермер хуҗалыгында Башкортстан татарлары конгрессы Сабантуй үткәрә.
Программада ат чабышлары, спорт ярышлары, халык уеннары, балалар сабантуе, авиашоу. Җиңүчеләрне кыймьмәтле бүләкләр көтә. Сабантуйның мәдәни программасында Башкортстан һәм Татарстанның сәхнә осталары катнаша. Бәйрәм сәгать 10 да башлана. Сабантуй Иглин районы хакимияте булышлыгы белән үтә.
Бәйрәмгә рәхим итегез!

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS