Илеш районы Шәммәт авылында шагыйрь Роберт Миңнуллинның музее ачылачак.
Бу хакта мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озату мәрасимендә әйткән иде. Бүген бу хакта Мәдәният министырлыгы сайтында да мәгълүмат басылды.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп торган Шәммәт авылында уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Әнисенең соңгы көннәре дә Шәммәттә узган.