Безгә "Мәскәү татарлары Штабында" https://vk.com/tatarshtab кунакта булу мөмкинчелеге тиде. Ачык йөзле, киң күңелле кешеләр белән танышу, фикер алышып утыру насыйп булды.
Туган телләр көненә багышланган 90га якын татар җанлы шәхесләр белән кичә уздырылды. Ерак араларны якын итеп килгән Санкт-Петербург, Иҗау кунаклары үзләренчә очрашуга ямь өстәде. Кичәдәге һәрбер шәхес үзенең иҗаты, шөгелләре, мавыгулары белән ачыктан-ачык таныштырды.
20-21 февраль көннәрендә М. Акмулла исемендәге педагогия университетында Халыкара туган телләр көненә һәм профессор, педагог Үзбәк Ибраһим улы Гыймадиевның тууына 100 ел тулуга багышланган "Ана теле-2020" студентларның педагогик осталыгы XII Бөтенрусия конкурсы узды.
Конкурста катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Быел алар Казан, Алабуга, Арча, Яр Чаллы, Минзәлә, Стәрлетамак, Бәләбәй, Кушнаренко, Уфа шәһәрләреннән килделәр.
21 февральдә узган чараны Башкортстан мәгариф министрлыгы, Башкортстан халыклары ассамблеясы һәм Дөнья башкорт корылтае оештырды. Диктант Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылды. Һәр алты телдә дә диктант тексты бер булды, Шәйморатов җитәкчелек иткән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең сәяси бүлек җитәкчесе урынбасары Сабир Кадыйровның “Урал бөркете” дип аталган әсәреннән өзек яздылар. Башкорт дәүләт университетында урыс, мари һәм удмурт телләрендә, Башкорт дәүләт педагогия университетында татар, башкорт һәм чуаш телләрендә язу оештырылды.