“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр”

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.
21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, районнарда да төрле чаралар үткәрелә.

Җиңүчеләр билгеләнде

18 фераль Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты узды. Конкурста җиңгән 70 ләп бала I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.
Алар арасында Башкортостан Республикасыннан Кушнаренко районы Илек урта мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы - Гыйләҗева Азалия, укытучысы - Вәлиева Зөлфия Дагий кызы III дәрәҗәле дипломга лаек булды.

II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең финалы узачак

Бүген Казан шәһәрендә II Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесенең финалы узачак. Герой-шагыйрьнең ижади мирасын популярлаштыруга үз өлешен керткән яшь талантлар «М.Җәлил шигырьләре татар телендә», «М.Җәлил шигырьләре рус телендә», «Яшь җәлилчеләр», «Җәлил турында», «М.Җәлил дөнья телләрендә» номинацияләрендә көч сынаштылар. Иң-иңнәре финалга узды.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS