Яңа эшкә баш салынды

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Россия Федерациясе Президенты грантын алуга проектлар әзерләүдә катнаша. Без даими рәвештә бу юнәлешне камилләштерү, яхшырту өстендә эшлибез. Шуңа бәйле психологик фәннәр кандидаты, доцент Оксана Сергеевна Батурина белән берлектә яңа эшкә баш салдык. Очрашуның көнүзәк мәсьәләсе булып проект эшен җитештерү һәм аны тормышка ашыру торды. Күз уңында халыклар дуслыгы, туган телне саклау, аның өчен төрле чаралар үткәрү, методик кулланмалар булдыру кебек темалар өстенлек алды.

“Нур” театры нәни дусларына һәм әти-әниләргә чираттагы бүләк әзерли

22 февральдә "BabyNur" проекты кысаларында театрда күңелле бәйрәм узачак. Программада: кызыклы уеннар, җыр-биюләр, "Нур" театры каршында эшләп килүче балалар студиясенең, Татар якшәмбе мәктәбе балалары һәм Фәйзи Гаскаров исемендәге ансамбленең нәни биючеләре чыгышлары, күргәзмәләр, башка бик күп активлыклар.
Чара 11:00дә театрның Зур зал фойесында башлана.

Уфа "Нур" татар дәүләт театрының февраль аена репетуары

Сезнең игътибарыгызга Уфа "Нур" татар дәүләт театрының февраль аена репетуары.
Кичләрне файдалы үткәрик! Театрда күрешкәнгә кадәр!

Н.Исәнбәтнең тууына 120 ел

Быел язучы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел. Шул уңайдан, 29 гыйнварда Уфа "Нур" татар дәүләт театрында язучының истәлегенә багышлап, дин һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, журналистлар, блогерлар һәм татар әдәбиятен сөючеләр белән очрашу оештырылды. Кунаклар өчен театр музеена экскурсия үткәрелде. Реклама бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина “Нур” театрының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды. Аннары Н.Исәнбәт пьесасы буенча куелган "Һиҗрәт" драмасын карау булды.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS