Васил Шәйхразиев Уфада татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән 2020 елга эш планнары эчтәлекләре буенча очрашу уздырды

24 гыйнвар көнне “Урал тау” кунакхәнәсе Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев белән очрашуга килгән кунакларга ишеген ачты. Аралашуның төп максаты булып Татарстан Республикасының 100 еллыгана багышланган чараларга күз салу һәм Башкортстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмаларының 2020нче елда башкарачак эшләре, алда торган бурычлары һәм мәсьәләләре алда торды.

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессының өй туе

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы яңа офиста урнашты – Уфа шәһәре, Рихарда Зорге урамы, 9/1 йорт, 217 нче бүлмә. Элемтә өчен телефон +(347) 246-48-45.

Уфада татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үтте

9-10 гыйнвар көнне Уфаныӊ Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать интернат-гимназиясендә туган телләр һәм әдәбиятлар буенча, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты буенча бәйгедә 8-11 сыйныф укучылары – 120 дән артык кыз һәм егет катнашты. Укучылар туган тел һәм әдәбиятны белүләрен викторина, инша, диалог эш төрләре аша күрсәттеләр. Катнашучылар арасында 43 укучы җиңүче һәм призер буларак тәбрикләнде.

Башкортстан татарлары конгрессы утырышында узган елга нәтиҗәләр ясалды һәм алдагы елга эш планнары каралды.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының 14 декабрьда узган киңәйтелгән утырышында республика районнарының татар конгрессы бүлек рәисләре һәм милли хәрәкәт активистлары катнашты. Чарада 2019 елдагы оешма эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Аны Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы элекке вәкиле, Башкортстан татарлары конгрессының мәдәният комитеты рәисе Алик Локманов ясады. Ул Дөнья татар конгрессы вәкиле эшчәнлеге һәм Башкортстан татарлары конгрессы исеменнән бер хисап әзерләвен әйтте.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS