14-16 март көннәрендә Казанда VIII Бөтенроссия татар авылы эшмәкәрләре җыены узды
2019 елның 14-16 март көннәрендә Казанда VIII Бөтенроссия татар авылы эшмәкәрләре җыены булып узды. Аны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” иҗтимагый оешмасы зур хезмәт салды. Башкортстан Республикасыннан бу чарада 104 кеше катнашты. Өч көнгә сузылган программа үзенең бай эчтәлеге белән аерылып торды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә "Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизының проекты белән таныштылар. Аннан соң җыенда катнашучылар өчен дискуссион мәйданчыклар үзләренең ишекләрен ачты.