Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән эшлекле очрашу үтте

25 декабрь көнне Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Ранэль Рубиль улы Зинәтуллин Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, аның актив әгъзалары белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда үткән елда уздырылган эшләргә йомгак ясалды, киләсе елга бу нисбәттән перспективалы юнәлешләр барланды, аларны тормышка ашыру мәсьәләләре, оешмаларны борчыган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшенде.

Козарезда “Каз өмәсе”

Шимбә көнне Уфа районының Козарез авылында татар халкының традицион бәйрәмнәреннән берсе булган “Каз өмәсе” булып узды. Аны оештыруда Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясенең Дим районы бүлеге зур активлык күрсәтте. Бу көнне бүлекнең рәисе Рәмилә ханым, аның тормыш иптәше Финат әфәнделәрнең йорты өмәчеләр, кунаклар, балалар авазыннан гөрләп торды.“Каз өмәсе” йоласының бөтен күренешләреннән дә “авыз итеп”, халкыбызның бәйрәмнәр үткәрүдәге маһирлыгына, талантына сокланмаган кеше калмагандыр!

“Башкортстанның башкала ел укытучысы – 2019” шәһәр конкурсының соңгы этабы узды

18 декабрь көнне Уфа шәһәренең 159нчы мәктәбе бинасында “Башкортстанның башкала ел укытучысы – 2019” шәһәр конкурсының соңгы этабы узды. Конкурс кысасында “Укытуда яңа трендлар“ дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Башка предмет укытучылары белән беррәттән абруйлы комиссия алдында 65нче татар гимназиясеннән Заһитова Гүзәл Миртимер кызы һәм 84нче татар гимназиясеннән Идрисова Эльвира Мәлихан кызы да сынау тотты.

4 декабрьдә Красная Горка мәдәният йортында Зиннур Насыйбуллин исемендәге район шигъри конкурсы үткәрелде

4 декабрьдә Красная Горка мәдәният йортында Зиннур Насыйбуллин исемендәге район шигъри конкурсы үткәрелде. Районның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар нәфис сүз бәйгесендә катнашты. Конкурска килгән укучылар ихлас күңелдән чыгыш ясады. Шигърият дөньясының нинди мавыктыргыч, нинди бөек, нинди илаһи икәнен исбатлады алар.

Страницы

Подписка на ТАТАРЫ БАШКОРТОСТАНА RSS