Афиша

Башкортстанда Милли костюм көне онлайн режимда узачак

Дүрт көнгә республика Башкортстан халыкларының милли костюмнары темасына күмелә. Республика башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә, 16 апрель БР халыкларының милли костюмнары көне дип игълан ителде, ләкин коронавирус тирәсендәге вәзгыять аркасында планлаштырылган чараларны онлайн режимында үткәрергә туры киләчәк. Тарихи-мәдәни мирасны бәяләүчеләрне мастер-класслар, видеолекцияләр, презентацияләр һәм дәресләр көтә.

"Мулла" фильмы

Татарстанда төшерелгән «Мулла» фильмы Ютуб-каналына урнаштырылды. Оештыручылар аны түләүсез карау мөмкинлеге турында хәбәр итәләр.
«Карасын кеше. Татар телле фильм кинотеатрларга кызыклы түгел», — ди фильмның продюсеры һәм сценарий авторларының берсе Марат Әхмәтшин.
«Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча төшерелгән. Режиссерлар – Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәров. Сценарий авторлары – Илгиз Зәйниев һәм Марат Әхмәтшин. Төп рольдә – Рамил Фазлыев. Фильмда танылган киноактер Марат Бәшәров та катнаша.

"Зөләйха күзләрен ача" сериалының премьерасы 13 апрельдә узачак

"Зөләйха күзләрен ача" сигез серияле сериалының премьерасы 13 апрельдә 21.00 сәгатьтә "Россия-1" каналында булачак.

Элегрәк премьера 2019 ел азагына планлаштырылган иде, тик срокларны билгеле бер вакытка күчерделәр, ә аннары коронавирус аркасында премьераны кинотеатрда гамәлдән чыгардылар.

"Тукай моңнары 2020" Республика нәфис сүз осталары конкурс-фестивале

Хөрмәтле дуслар!
"Тукай моңнары 2020" Республика нәфис сүз осталары конкурс-фестивале катнашу өчен видеоматериаллар кабул итү эшен дәвам итә. Катнашу өчен ике номинация тәкъдим ителә:
«Тукай сүзе төрле телләрдә»
«Гамьле дөнья»
Конкурсантлар 10 марттан башлап 5 апрельга кадәр https://vk.com/club72384761 «Тукай моӊнары» / «Тукаевские напевы» сәхифәсендә видеоязмаларын урнаштыра ала. Ә барлык теләүчеләр укучыларның сәләтләрен күрсәтелгән төркемгә кереп карый алалар.

Страницы

Подписка на RSS - Афиша